Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагының танылган драматург Туфан Миңнуллинның бюстын ясаган сынчы күргәзмә ача

2 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендәге Сәнгать академиясенең Италия залында милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясенең гипс-форма остаханәсе сәнгать җитәкчесе Винера Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла. Винера Абдуллина гади татар гаиләсеннән, 1965 елда Ленинградта туган. Әнисе - Түбән Новгород, әтисе Башкортстан ягыннан. Сәнгать мәктәбен бетергәч, ул берничә ел рәттән Е.И.Репин институтына...

2 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендәге Сәнгать академиясенең Италия залында милләттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясенең гипс-форма остаханәсе сәнгать җитәкчесе Винера Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Винера Абдуллина гади татар гаиләсеннән, 1965 елда Ленинградта туган. Әнисе - Түбән Новгород, әтисе Башкортстан ягыннан. Сәнгать мәктәбен бетергәч, ул берничә ел рәттән Е.И.Репин институтына укырга керергә омтылыш ясап карый. Уңышсызлыкка дучар булгач, сәнгать училищесына укырга керә, аны тәмамлагач, ниһаять, хыялланган институтына кабул ителә. Аннан рәссам-сынчы белгечлеген алып чыга, аспирантурада да белем ала.
Винера Абдуллина иҗатында татар милли тематикасы аерым урын били, аның татар көнкүрешенә, бәйрәм һәм йолаларына багышланган сынлы композицияләре бихисап. Ул танылган музыкант, дирижер Фоат Мансуровның сынын, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил бюстларын ясады. 2015 елның августында Кама Тамагында һәм октябрьдә тантаналы төстә Түбән Камада ачылган күренекле драматур Туфан Миңнуллинның бюсты авторы да - ул.
Санкт-Петербургтагы шәхси күргәзмәсе Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге ярдәме белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев