Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагының “Подслушано” интернет-ресурсында күптән түгел берәү газ баллонын кайдан алу мөмкинлеге булуы турында сораган иде

Аны анда бирелгән җаваплар гына канәгатьләндермәгәндер дип уйлыйм. Кирельский авыл җирлегендә узган гражданнар җыелышында халыкның газ баллоныннан файдаланучылар янә бу сорауны күтәрде. Күп балалы ана җирлек башлыгыннан газ баллонын кайтартуда ярдәм итүен үтенде. Район газ хезмәтенең бу эшне файда китермәгәнлектән туктатканы ачыкланды. Мөрәҗәгать итүчегә газ баллонын күрше Тәтеш районыннан кайтартырга...

Аны анда бирелгән җаваплар гына канәгатьләндермәгәндер дип уйлыйм.


Кирельский авыл җирлегендә узган гражданнар җыелышында халыкның газ баллоныннан файдаланучылар янә бу сорауны күтәрде. Күп балалы ана җирлек башлыгыннан газ баллонын кайтартуда ярдәм итүен үтенде. Район газ хезмәтенең бу эшне файда китермәгәнлектән туктатканы ачыкланды. Мөрәҗәгать итүчегә газ баллонын күрше Тәтеш районыннан кайтартырга киңәш бирделәр, ләкин мондый газны кулланучылар аның Кама Тамагы газына караганда ике тапкыр тизрәк бетүе турында әйтте. Җыелыштагы район җитәкчеләре газ баллонын файдаланучыларга аны шулай ук Буа һәм Апастан кайтарту мөмкинлеге булуын әйттеләр. Ләкин җиңел машинада берничә газ баллоны алып кайту куркыныч. Газ мәсьәләсен шәхси хәл итүдә тагын бер куркыныч янаучы фактор - баллоннарның иске булуы. Җыелыштагы халык арасыннан кемдер: "Нинди баллоннар, урамда 21 нче гасыр", -дип кычкырды. Тик шулай да баллонлы газга сорау районда бар, шул исәптән район үзәгендә дә. Җәйге вакытта күп кенә дача хуҗалары баллонлы газдан файдалана. Шулай итеп, "Подслушано"дагы сорауга җавап шул: газ баллонын күрше районнардан алыгыз һәм безнең илдәге "бәлки"гә ышанып аны кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев