Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагының өлкәннәре спорт ярышында катнаштылар

Үткән пәнҗешәмбедә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Сәламәт бул, ветеран!" дип исемләнгән спорт-мәдәни чарасы узды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Келәнче һәм Кече һәм Олы Салтык ветераннары шәхси зачетта спортның 5 төре буенча көч сынашты. Гер күтәрү буенча Келәнчедән Әхәт Хәлиловка тиңнәр булмады (66...

Үткән пәнҗешәмбедә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Сәламәт бул, ветеран!" дип исемләнгән спорт-мәдәни чарасы узды.


Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Кама Тамагы, Куйбышев Затон, Келәнче һәм Кече һәм Олы Салтык ветераннары шәхси зачетта спортның 5 төре буенча көч сынашты. Гер күтәрү буенча Келәнчедән Әхәт Хәлиловка тиңнәр булмады (66 тапкыр). Икенче урында - Кама Тамагыннан Владимир Сороковнин (40 тапкыр), өченче урында - Юрислам Мозаффаров (20 тапкыр).
Чүгәләү буенча да шул ук өчлек - безнең хөрмәтле үзешчән спортчыларыбыз яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Юрислам Мозаффаров кулга таянып идәннән күтәрелү буенча беренчелекне күрсәтте (13 тапкыр). Владимир Сороковнин - 10 тапкыр. Дарста Куйбышев Затоннан Михаил Островидов 49 очко, Олы Салтыктан Рәшит Заһидуллин 39 очко җыйды, өченче урында - Юрислам Мозаффаров, 15 очко.
Хатын-кызлар скакалкада сикерүдә ярыштылар. Наилә Молчанская 130 тапкыр, Надия Нургалиева 103 тапкыр, Татьяна Завалова 100 тапкыр сикерде. Дарста иң яхшы нәтиҗә Мөршидә Хоружикның (50 очко), икенче - Надия Нургалиева (46 очко), өченче урында Наилә Молчанская (45 очко)
Йөзү буенча Надия Нургалиева аерылып торды- 29,72 секунд эчндә 25 метр араны йөзде. Наилә Молчанская дистанцияне 33,84 секундта, Татьяна Завалова 36,57 секундта үтте.
Йөзү буенча ирләр арасында иң яхшысы дип Владимир Сороковнин (18,18 с.) һәм Юрислам Мозаффаров (27,13 с.) табылды.
Спорт ярышларыннан соң пенсионерлар чараның мәдәни-күңел ачу өлешенә җыелдылар. Аны МР башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйниятова алып барды. Пенсионерлар бик рәхәтләнеп шаян конкурсларда, "Көйне бел" уенында катнаштылар һәм лотерея уйнаттылар. Ветераннарның дустанә аралашулары чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев