Кама Тамагының бәхетле аналарының берсе – Светлана Киселёва
Николай мәктәпне 2013 елда алтын медальгә, Игорь 2015 елда тәмамлаган. Икесе дә бердәм дәүләт имтиханнарында югары балларга ия булган, кайбер фәннәрдән югары күрсәткеч - 100 балл җыйганнар. Шуның өстенә абыйлы-энеле уку алдынгылары үрнәк тәртип белән дә аерылып торалар. Күпләргә таныш "Алма агачыннан ерак төшми" дигән гыйбарә алар гаиләсенә туры килә....
Николай мәктәпне 2013 елда алтын медальгә, Игорь 2015 елда тәмамлаган. Икесе дә бердәм дәүләт имтиханнарында югары балларга ия булган, кайбер фәннәрдән югары күрсәткеч - 100 балл җыйганнар. Шуның өстенә абыйлы-энеле уку алдынгылары үрнәк тәртип белән дә аерылып торалар. Күпләргә таныш "Алма агачыннан ерак төшми" дигән гыйбарә алар гаиләсенә туры килә.
Әниләр көне җитәрәк, без аларның әниләре Светлана Киселева белән бала тәрбияләү серләре турында сөйләшү максаты белән очраштык. Ачык, аралашучан, һәрвакыт шат күңелле Светлана Юрьевна уллары белән горурлануын яшерми.
"Балаларга һәрчак укытучыларны тыңлагыз, алар әйткән һәрнәрсәне күңелегезгә сеңдереп барыгыз, дип әйтә килдем. Алар тырышмыйча бернәрсәгә дә ирешеп булмавын яхшы белә. Мин үскән гаиләдә дә, иремнең гаиләсендә дә барысы да тырышлык белән табылган. Әтием Юрий Федорович гомере буе ПМКда, "Сельхозтехника"
Светлана Юрьевнаны районыбызның күп кенә аналары белә. Үзәк район дәваханәсенең балалар бүлегендә 25 ел буе эшләү дәверендә ул йөзләгән балага савыгырга ярдәм иткән. 1988 елда Светлана Юрьевна Казан медицина училищесын тәмамлап, педиатрия буенча шәфкать туташы белгечлеге алып чыга. Ул балалар психологиясен дә бик яхшы аңлый.
"Улларым уку йортларын үзләре сайладылар һәм хәзер дә алар ялгышмаганбыз икән диләр. Үзләренең күңелләренә ошаган эш белән шөгыльләнәчәкләр
Без аңа һәм барлык әниләргә дә балаларының бәхетле булуларын телибез. Балалары бәхетле булса, аналар да бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев