Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында яшәүче гүзәл хатын-кызлар

Динә Гомәрова почта элемтәсе хезмәтендә инде унтугызынчы елын эшли. Хезмәт эшчәнлеген хат ташучы булып башлый, ике елдан соң операцион залга күчә. Аннары 12 ел Куйбышев Затон почта элемтәсе бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Хәзер ул җаваплы урында - "Кама Тамагы"штп почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Галия Мәүлетова кайда гына эшләсә...

Динә Гомәрова почта элемтәсе хезмәтендә инде унтугызынчы елын эшли. Хезмәт эшчәнлеген хат ташучы булып башлый, ике елдан соң операцион залга күчә. Аннары 12 ел Куйбышев Затон почта элемтәсе бүлекчәсе белән җитәкчелек итә. Хәзер ул җаваплы урында - "Кама Тамагы"штп почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.


Галия Мәүлетова кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт үзен яхшы яктан күрсәтә. Ике югары белем алырга да өлгергән. Соңгы 16 елда комплекслы газ хезмәтендә мастер булып эшли. Бу мөлаем ханым газ җиһазларының авариясез һәм имин кулланылышы өчен җавап бирә.

Анна Кузнецова 6 ел элек Буа медицина училищесын тәмамлагач, туган поселогына кайтып, үзәк район дәваханәсендә эшли башлый. Инде өченче ел ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә хезмәт куя. Башта диспетчер булып эшли, күптән түгел аны ашыгыч ярдәм фельдшеры вазыйфасына күчергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев