Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында яшәүче Дамир Вәлиев хокук саклау органнарында 30 ел хезмәт куйган

Эчке эшләр министырлыгы ветераны Дамир Вәлиев хокук саклау органнарында 30 ел хезмәт куйган. Полиция майоры барлык III дәрәҗәдәге "За отличие в службе» медале, "За верность долгу» һәм "За отличную службу в МВД" күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. - Миңа бу һөнәрне өч ел диңгез сагында бергә хезмәт иткән дустым сайларга киңәш...

Эчке эшләр министырлыгы ветераны Дамир Вәлиев хокук саклау органнарында 30 ел хезмәт куйган. Полиция майоры барлык III дәрәҗәдәге "За отличие в службе» медале, "За верность долгу» һәм "За отличную службу в МВД" күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.
- Миңа бу һөнәрне өч ел диңгез сагында бергә хезмәт иткән дустым сайларга киңәш итте, - дип искә ала Дамир Ринат улы.
Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша, 1994 елда гаиләсе белән Кама Тамагына күчеп килә. Дамир Ринат улы хокук саклау органнарында хезмәтен кече оперуполномоченный вазифасыннан башлый, 1999 елда штабка өлкән инспектор булып күчерелә. Соңгы 10 елда оператив кизү торучы булып эшли һәм агымдагы елның октябрь аенда лаеклы ялга китә.
- Эшемне яратып башкардым. Коллективыбыз да яхшы, бердәм булды. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек, - ди Дамир Ринат улы. - Күптән түгел оныгым туды. Аны үстерергә булышам. Кызым институт тәмамлый, улым хәрби хезмәттән кайтты, кечкенәсе 6 сыйныфта укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев