Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында яңа елдан кертелгән үзгәрешләр

Узган дүшәмбедә район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә пенсия законындагы үзгәрешләр, райондагы демографик хәл һәм Качману дини бәйрәме кысаларында чаралар үткәрүгә хезмәтләрнең әзерлеге турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов яңа елдан үз...

Узган дүшәмбедә район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, бүлек мөдирләре һәм җирлек башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә пенсия законындагы үзгәрешләр, райондагы демографик хәл һәм Качману дини бәйрәме кысаларында чаралар үткәрүгә хезмәтләрнең әзерлеге турындагы мәсьәләләр күтәрелде.

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов яңа елдан үз көченә кергән закондагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, фев-раль аенда пенсия-ләрне индексацияләү узган елның 30 сентябреннән эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Әгәр пенсионер 2015 елның ноябрендә яки декабрендә эштән туктаган икән, аңа бу хакта пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Илмир Илдус улы үз чыгышында ана капиталының бер өлешен кичектергесез ихтыяҗлар өчен файдалану мәсьләсенә дә тукталды.
Үз эшендәге 2015 елгы йомгаклар белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова таныштырды. Аерым алганда, узган елда 507 гражданлык хәле актлары теркәлгән, актлар теркәгән өчен түләнгән дәүләт пошлинасы суммасы 220 мең сумга якын.
Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Николай Ефимов үз салым мәсьәләсе буенча үткәрелгән референдум нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
ЯКЧ-116 җитәкчесе Эдуард Гыйләҗев Кама Тамагы штпда Качману чарасын үткәрү һәм суны изгеләндерү йоласы барышында күздә тотылган саклык чаралары белән таныштырды.
Атналык киңәшмәдә яңа эшкә билгеләнүче белән дә таныштырдылар. 11 гыйнвардан Ләйлә Гаязова Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәт идарәсе Кама Тамагы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев