Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында ТКХга бурычлары күп булганлыктан бер гаиләне муниципаль торакларыннан чыгарганнар

55 яшьлек хатынның һәм аның 23 яшьлек улының найм договоры буенча һәм коммуналь хезмәтләр өчен 100 мең сум бурычы җыелган. Өстәвенә алар фатирны яшәү өчен яраксыз хәлгә китергән - иске әйберләр, чүп-чар белән тутырган. "Республика Татарстан" газетасы да бу турыда язды. Закон билгеләгән вакыт эчендә суд карарын үтәү өчен бурычлылар...

55 яшьлек хатынның һәм аның 23 яшьлек улының найм договоры буенча һәм коммуналь хезмәтләр өчен 100 мең сум бурычы җыелган.


Өстәвенә алар фатирны яшәү өчен яраксыз хәлгә китергән - иске әйберләр, чүп-чар белән тутырган. "Республика Татарстан" газетасы да бу турыда язды. Закон билгеләгән вакыт эчендә суд карарын үтәү өчен бурычлылар тарафыннан бернинди дә эш күрсәтелмәгән. Пүнәтәйләр күз алдында суд приставлары аларның барлык әйберләрен складка чыгарды, фатирның йозакларын алыштырды. Гаиләгә башка тору урыны тәкъдим ителмәгән.

Суд приставлары хезмәте район бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Гүзәл Шәрәфиева хәбәр итүенчә, барлыгы бүлектә коммуналь түләүләр өчен бурычлары булганнарга 27 башкару эше (гомуми сумма 1 млн.сумнан артык) ачылган. Шуларның 10сы (418 мең сум) тәмамланган, 7 эш буенча (214 мең сум) бурыч түләнгән, 57 мең сум бурычы булган өч кеше үз ихтыярлары белән бурычларын каплаган. Өч бурычлының милекләре булмау сәбәпле башкару эшләре (204 мең сум) кире кайтарылган. 17 башкару эше буенча хәзерге вакытта эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев