Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында Салымнар турында һәм юллардагы хәл

Үткән дүшәмбедә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә сүз салым түләүләрен вакытында җыю һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре турында сүз барды. Биредә үк яңа билгеләнгән җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр. «Фоника гипс» ООО һәм «Аксолит» ООО генераль директоры итеп Наталья Миненкова билгеләнгән, «ТНП Терминал» ООО директоры...

Үткән дүшәмбедә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, бүлек мөдирләре, җирлек башлыклары катнашында үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә сүз салым түләүләрен вакытында җыю һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре турында сүз барды.

Биредә үк яңа билгеләнгән җитәкчеләрне тәкъдим иттеләр. «Фоника гипс» ООО һәм «Аксолит» ООО генераль директоры итеп Наталья Миненкова билгеләнгән, «ТНП Терминал» ООО директоры вазыйфаларын Элдар Шәрәфетдинов башкара.
Безнең районда яшәүчеләр тулы күләмдә җир салымын түләгәннәр, физик затлар милкенә салым - 90,9 процент һәм транспорт салымы 90 процент түләнгән. 19 салым инспекциясенә караган дүрт район арасыннан безнең район күрсәткечләре салым җыю буенча иң яхшысы. Бу мәгълүматны ФНС №19 җитәкчесе Әмир Әхмәтҗанов җиткерде. Ул шулай ук бу мәсьәләне контрольдә тоткан җитәкчеләрне дә билгеләп үтте. Бигрәк тә Кама Тамагы шәһәр җирлеге, Балтач, Олы Карамал, Олы Кариле, Иске Казиле авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтен белдерде, аларда 2014 елга җир салымы тулысынча түләнде һәм үткән еллардан калган салымның вакытында түләнми калган өлеше дә җыелды.
Юл-транспорт һәлакәтләре булдырмау чаралары турында район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин сөйләде.
Куркынычсызлыкны тәэмин итүгә төрле факторлар тәэсир итә. Көз көне иртә караңгы төшә һәм кар ятканчы җәяүлеләрне караңгыда күрү кыенлаша.
-Бу очракта яктылыкны кайтара торган кул беләзекләре булышырга мөмкин. Бигрәк тә бу урамда яктырту булмаган җирләрдә кирәк, моңа җирлек араларындагы юллар, авыл кырыйлары керә. Шул юллардан терлекчеләр йөри. Поселок һәм авылларда җирлек башлыкларына 16.30 сәгатьтә урам утларын кабызырга кирәк. Бу вакытта халыкның күпчелеге эштән кайта, балаларын бакчалардан ала. Монда экономияләргә ярамый. Бар җирдә дә тротуарлар юк, күп очракта кешеләр машина юлы кырыеннан йөри. Шоферлар аларны күрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев