Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

Алар 18 октябрь, җомга сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр һәм 19 ноябрь шимбә 10.00нан 15.00кә кадәр узачак. Чара кысаларында теләге булган һәркем физик затларның мөлкәтенә түләү, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе турында күбрәк мәгълүмат туплый ала. Салым хезмәте белгечләре милек салымнарын кем нинди срокларда түләргә тиешлеге, аерым бер...

Алар 18 октябрь, җомга сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр һәм 19 ноябрь шимбә 10.00нан 15.00кә кадәр узачак.
Чара кысаларында теләге булган һәркем физик затларның мөлкәтенә түләү, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртибе турында күбрәк мәгълүмат туплый ала.
Салым хезмәте белгечләре милек салымнарын кем нинди срокларда түләргә тиешлеге, аерым бер муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар файдаланылуы турында тәфсилләп сөйләячәк, шулай ук гражданнарның салым түләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.
Теләгән кеше шунда ук "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" Россия Федераль салым хезмәте интернет-сервисында теркәлү уза ала. Үзегез белән шәхесне раслый торган документ һәм тору урыны буенча инспекциядән аерылып торган Россия ФНС инспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә физик затның исәпкә басуы турындагы таныклык яки аның копиясе яки исәпкә басу турында хәбәр кәгазе булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев