Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында редакциядә эшләгән якташыбыз Наилә Вилданова истәлекләре

Алтын көзнең матур бер көнендә редакцияга Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Наилә Вилдановадан җылы хисләр белән сугарылган истәлекләре тупланган хат килеп төште. Без аларны, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. беренче адымнарымны үзебезнең "Кызыл байрак" (хәзерге "Идел таңнары") газетасында мәрхүм Әхмәт абый Хөснетдиновның игътибары, хуплавы астында ясаган идем. Беренче язмам...

Алтын көзнең матур бер көнендә редакцияга Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз Наилә Вилдановадан җылы хисләр белән сугарылган истәлекләре тупланган хат килеп төште. Без аларны, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.


беренче адымнарымны үзебезнең "Кызыл байрак" (хәзерге "Идел таңнары") газетасында мәрхүм Әхмәт абый Хөснетдиновның игътибары, хуплавы астында ясаган идем. Беренче язмам "Радио нигә дәшми?" исеме астында нәкъ 50 ел элек 4нче класста укыганда чыккан булган икән. Университетта укыганда җәйге практикаларны да үзебезнең районда үттем. Хезмәт кенәгәмдә беренче эш урыным да үзебезнең редакциядә - хатлар бүлеге мөдире вазыйфасы.

Еллар үткән саен ул чактагы өлкәннәрнең безгә ничек хәерхаклы булуларын ныграк төшенәсең. Кызганыч, үзвакытында аларга рәхмәте дә тиешенчә әйтелмәгәндер инде, яшьлек ашыга, чаба, дөнья куа бит ул. Татар журналистикасында укып, татар

мәктәбен тәмамлап, рус телле газетада эшләве икеләтә җаваплы һәм мин һәрдаим хезмәттәшләремә сораулар белән мөрәҗәгать итә идем. "Аптыраттың инде," - диюче булмады. Ул чактагы мөхәррир Николай Анатольевич Журавлев, урынбасарлар Илгиз абый Вафин, Хөмәйрә Вәлиуллина, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире алыштыргысыз журналист Геннадий Иванович Бабаев, хатлар бүлеге мөдире Роза Борһановаларны мин гел олы хөрмәт белән искә алам. Җаваплы сәркәтип Александр Петрович Кузнецовның газета чыгачак көнне кулына линейка тотып, елмаеп:

- Кикиморы болотные, у кого есть 30 строк? - дип, килеп керүләре искә төшсә, хәзер дә елмаеп куям.

"Идел таңнары"н укучылар арасында мине хәтерләүчеләр булса, аларга сәлам-изге теләкләремне юллыйм. Рәхмәт сезгә, туган якны сез яшәтәсез, якташлар, сабакташлар!

Туган нигезләрне сез саклыйсыз. Күчтәнәчкә үзебезнең район белән бәйләнешле өч мәзәк юллыйм.

3 курстан соң үзебезнең Кама Тамагы район газетасы "Кызыл байрак"та практика үтәм. Варшава Килешүе илләре тәкъдиме белән Европа куркынычсызлыгы буенча 33 ил катнашында Хельсинкида (1975 елның 30 июлендә булган икән) киңәшмә башланды.

Кизү көнем туры килгәндер, җаваплы сәркәтип Александр Петрович Кузнецов бу киңәшмәне хуплаган ике фикер табып, язып кертергә кушты. Каршымда гына утыручы тәҗрибәле журналист остазым Геннадий Иванович Бабаев моның ничек эшләнүен аңлатты да бер кандидатураны тәкъдим дә итте. "Әйе, әйе," - дип әйттерер өчен, инде әзер

фикер белән Кече Карамалымы, Кече Салтыкмы авыл Советында секретарь булып эшләүче Франгизә апага шалтыраттым. Бүген Хельсинкида зур киңәшмә башлануын әйтеп, бу турыда фикерен сорап өлгерә алмадым:

- Белмим шул, Наилә, мине анда чакырмадылар, әйтергә оныттылар микән? - дип, аптырады ул. Яшь чак, уңайсызланып кына киңәшмәнең Финляндия башкаласы Хельсинкида ил җитәкчеләре катнашында үтүен әйттем. Уртак фикергә килеп саубуллаштык. Күтәрелеп карасам, Геннадий Иванович елмаеп тора:

- Нәрсәгә кызардың, кыенсыңдың, карыйм, соңыннан тынычландың, - диде кайгыртучан өлкән коллегам.

- Хельсинки турында әйткән идем, фикерен сорарга өлгерә алмадым: "Мине анда чакырмадылар," - дигәч, уңайсыз булып китте.

- Ул бик актив кеше, чыгышлар да ясый, барысына да өлгер. Шуңа күрә ниндидер киңәшмәнең аннан башка гына узуына аптырагандыр, - диде Бабаев (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын).

... Бер ун еллар элек район үзәгенә кайткач беренче икмәк олавы озату тантанасына туры килдем. Карыйм - Франгизә апа да килгән. Хәлен белеп, шушы кызык хәлне искә төшереп килим дисәм, ул түгел, аның кызы икән. Димәк, үзе кебек яшьнәп яшәрдәй дәвамчысы бар Франгизә апаның.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев