Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында редакциядә эшләгән якташыбыз Наилә Вилданова истәлекләре

Дәвамы. Башы 85 (8999) санда. Комсомол буласың килсә Авылыбызда аралашырга яратучан, кешелекле, кызык итеп сөйләшә торган Хәйруллин Шәһит абый бар иде. Укуы йомшаграк булгангамы, аны беренче елны ук комсомолга кабул итмәгәннәр. 8нче сыйныфта гына үзен "сөендерергә" дипме, статистика күрсәткечен яхшыртуны ният итепме, ВЛКСМ сафларына кабул итү җыелышына чакырганнар. Яшьләре 40тан...

Дәвамы. Башы 85 (8999) санда.

Комсомол буласың килсә
Авылыбызда аралашырга яратучан, кешелекле, кызык итеп сөйләшә торган Хәйруллин Шәһит абый бар иде. Укуы йомшаграк булгангамы, аны беренче елны ук комсомолга кабул итмәгәннәр. 8нче сыйныфта гына үзен "сөендерергә" дипме, статистика күрсәткечен яхшыртуны ният итепме, ВЛКСМ сафларына кабул итү җыелышына чакырганнар. Яшьләре 40тан узган газета укучылар бу мәрәкәне хәтерлиләрдер әле. Комсомолга ник керәсең, ВЛКСМ сүзе ни аңлата, нәрсә ул демократик централизм һ.б. шуның ише сораулар бирелә иде. Күрәсең, Шәһит абыйны комсомолга алырга кирәк булган һәм аңа кыен сораулар бирмәскә дип киңәшләшелгән булгандыр. Укытучы Зәйнәп апа, үзенчә, иң җиңел сорау диптер: - Аллага ышанасыңмы?- дип сораган. Шәһит абый уйланып кына: - Юк, - дигән дә, пышылдап, ләкин ишетелерлек итеп өч мәртәбә "Әстәгъфирулла, Әстәгъфирулла, Әс-тәгъфирулла," - дип өстәгән. Мондый "атеист"ны, билгеле, комсомол сафларына кабул иткәннәр.
Дым тартмасын…
Безнең Кама Тамагы районы Балтач авылыннан Харис бабайның вафатына инде дүрт дистә ел булгандыр. Әмма аның өзгәләнеп әйткән ике-өч җөмләсен искә алмаган гаилә бүген дә сирәктер. Харис бабай, дәүләткә тапшырырга дип, сарык йоны әзерләп куйган. Ул чактагы йон җыючы Тәхәү абый авылда шук куллы булуы белән билгеле иде. «Йонны бүген үк алып китмим, все-таки, туган да бит без. Әнә теге утар ягына ышыккарак куй. Бераз дым тартсын, йонның весы артсын», - дип чыгып киткән Тәхәү абый. Бабай икенче көн чыгып караса, йоннан җилләр искән. Үзе сугышта яраланып, туры катып калган аягын, сикертеп-сикертеп атлап, тиз-тиз йөренә һәм сөйләнә икән: «Менә сиңа дус, менә сиңа товарищ, менә сиңа туган. Менә сиңа дым тарткан, менә сиңа йон арткан. Менә сиңа туган... менә сиңа дым тарткан...» 50 ел элек булган бу вакыйга әле дә авылдашлар белән бергә ил гизә. Шук куллы кеше турында кисәткәндә: «Дым тарттыра торган гадәте бар икән», - диләр "Алыбрак куй, дым тартмасын,"- диләр, берәр әйберне җыеп куйганда. Харис бабайны бөтенләй күрмәгән яшь буын машинасын бикләп кереп киткәндә ишекләрен тартып-тартып, пыяла тәрәзәләрен тикшереп ябалар да: "Төн озын, төн карангы, дым тартмасын тагын," - диләр. Ул елларда бу вакыйга Харис бабай гаиләсе өчен авыр хәл булгандыр, билгеле. Аның каравы, буыннан буынга, кисәтү булып, сугыш ветеранының якты истәлеге күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев