Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында редакциядә эшләгән якташыбыз Наилә Вилданова истәлекләре

Узган ел азагында сезгә җибәргән хатирәләрем басылып чыккач районда мине хәтерләүчеләр барлыгын белеп сөендем. Менә бу 1975 елның сентяберендә Тукай исемендәге колхозда төшерелгән фотосурәтләр миндә 40 ел буена сакланган. Ул елны "Кызыл байрак" гәҗитенең мөхәррире Николай Анатольевич Журавлёв мине җәйге практикага кайткан җирдән, хезмәткәрләр җитешмәвен сәбәп итеп, партия өлкә комитеты...

Узган ел азагында сезгә җибәргән хатирәләрем басылып чыккач районда мине хәтерләүчеләр барлыгын белеп сөендем. Менә бу 1975 елның сентяберендә Тукай исемендәге колхозда төшерелгән фотосурәтләр миндә 40 ел буена сакланган.


Ул елны "Кызыл байрак" гәҗитенең мөхәррире Николай Анатольевич Журавлёв мине җәйге практикага кайткан җирдән, хезмәткәрләр җитешмәвен сәбәп итеп, партия өлкә комитеты аша студентларның бәрәңге алырга җибәрмичә редакциядә алып калган иде. Кем беренче булып тәкъдим иткәне истә калмаган. Тукай исемендәге колхозда туңга сөрүдә тракторчылар арасында тәүлек әйләнәсе ярыш оештырылды. Мин төнлә туганнарыбыз Мәхмүт абый белән Мөнирә апаларда черем итеп алмыйча түзмәдем. Ә егетләр иртәнге сәгать 8дән икенче көнне сәгать 8гә кадәр бер тәүлек сукаладылар. Җиңүченең кемлеген һәм саннарны хәтерләмим. Редакциягә кайтып, язма әзерләп тапшыргач Геннадий Иванович Бабаев сүрәтләрне карап: "Бу егетләр исәнме соң?", дигән иде.

Ул чакта репортаж басылып чыкты, ә фотосүрәтләрне - хәтерләмим. Юктыр, чөнки фотосурәтләрне редакциядә ясап, Казанга клише ясарга җибәреп, алар почта белән әйләнеп кайтканны көтсәң, мондый язма искерер иде. Ул чакларда техник мөмкинлекләр начар иде. Бәлки, егетләр бу фотоларны күрергә өметләнгәннәрдер, ә бәлки соңрак чыккан да булгандыр. Бурычлы булып калмыйм дип, "Идел таңнары"на җибәрергә уйладым. Күбесенең инде оныклары бардыр, күрсеннәр әле бабаларының кыр батыры булып йөргән чакларын!

Фотосурәттәге трак-торчыларның исемнәрен хәтерләмим. Өченче фотосүрәттә сулдан беренче инженер-механик М.Дәүләтшин, уртада экономист М.Гомәров, өченчесе җир үлчәүче-учетчик иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев