Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!” акциясе бара

16-27 ноябрьдә кабат наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә "кайнар линия" телефоннары Татарстан халкының наркополиция хезмәткәрләренә шалтыратуларын кабул итә башлый. Акциянең төп бурычы -татарстанлыларның игътибарын наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына җәлеп итү, җәмгыятьнең һәм наркоконтроль органнарының көчләрен берләштерү, шулай ук авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү. "Үлем белән кайда сату...

16-27 ноябрьдә кабат наркоконтрольнең барлык бүлекчәләрендә "кайнар линия" телефоннары Татарстан халкының наркополиция хезмәткәрләренә шалтыратуларын кабул итә башлый.

Акциянең төп бурычы -татарстанлыларның игътибарын наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына җәлеп итү, җәмгыятьнең һәм наркоконтроль органнарының көчләрен берләштерү, шулай ук авыр хәлгә юлыккан кешеләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
"Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе барышында "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратып, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше, наркотик куллану һәм притон тоту очраклары турында хәбәр калдырырга була. Исегезгә төшерәбез, наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге телефоны: 8-(84371) 5-55-00. Татарстанның наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоннары" 8-(843)274-30-30 һәм 273-43-45 тәүлек буе үз эшләрен дәвам итәчәк. Алар буенча гражданнар ФСКН хезмәткәрләренә аноним рәвештә наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше фактлары турында хәбәр калдыра ала, шулай ук наркотик бәйлелектән дәвалану һәм тернәкләндерү мәсьәләләре турында киңәшләшергә була. Хәбәрләрне идарәнең интернет-кабул итү ведомство сайтында (http:llufskn.tatar. ru) калдырырга мөмкин.
Бу акциядә Россия ЭЭМ "Югары Ослан" муниципальара полиция бүлегенең "Кама Тамагы" бүлекчәсе актив катнашачак.
- Безнең максат - законсыз наркотиклар әйләнешенә һәм аларның медицинадан тыш кулланылышына каршы торуга җәмгыятьчелекне җәлеп итү, районга наркотик матдәләр керү юлларын ябу, наркотикларны ясау, тарату, куллануны пропагандалаучы интернет-сайтларны ачыклау, шулай ук балигъ булмаганнарны җинаять юлына тарту очракларын билгеләү, - диде полиция бүлекчәсе штаб инспекторы Илмир Мөхәммәтшин.
Гражданнар бу турыда мәгълүматны (843)2-912-002 телефонына, шулай ук дежур частька 2-12-72, 02 номерлары буенча хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев