Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында кыргый җәнлекләргә вакцинация

Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы-ның 9 районында котыру чиренең 10 очрагы теркәлгән. Безнең районда быел хайваннарда котыру чирен йоктыру күзәтелмәде. Шулай да апрель аенда эпизоотик хәлне яхшырту максатыннан район дәүләт ветеринария хезмәте аучылар белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләргә перораль иммунизация үткәрәләр. Районыбыз территориясендә дәүләт хезмәтенең ветеринария белгечләре һәм аучылардан...

Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы-ның 9 районында котыру чиренең 10 очрагы теркәлгән. Безнең районда быел хайваннарда котыру чирен йоктыру күзәтелмәде.

Шулай да апрель аенда эпизоотик хәлне яхшырту максатыннан район дәүләт ветеринария хезмәте аучылар белән берлектә кыргый ерткыч җәнлекләргә перораль иммунизация үткәрәләр. Районыбыз территориясендә дәүләт хезмәтенең ветеринария белгечләре һәм аучылардан торган 3 бригада оештырылды. Алар кыргый ерткыч хайваннар еш була торган урыннарга "Рабивак-0/333" вакцинасы салынган алдавыч җимнәр кую белән шөгыльләнә. Тышкы күренеше буенча вирус-вакцина - соры яки караңгы-көрән төстәге 30 г авырлыктагы брикет рәвешендәге алдавыч җим. Аның эчендә сыек вакциналы капсулалар салынган. Ашаганда капсула җимерелә һәм вирус җәнлекнең организмына үтеп керә. Вакцинациядән соң 21 көннән дә соңламыйча җәнлекләрдә иммунитет барлыкка килә һәм ул бер елдан да ким сакланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев