Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында котыру чирен кисәтү

Быел Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарда котыру авыруы буенча киеренке хәл күзәтелә. 17 августтан алып 16 октябрьгә кадәр республикада хайваннарда котыру чирен кисәтү ике айлыгы узды. Аның нәтиҗәләре турында без Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсенең ДБУ баш эпизоотологы Руслан Шакировтан белештек. - Ике айлык барышында 95 сукбай эт һәм мәче тотылды,...

Быел Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарда котыру авыруы буенча киеренке хәл күзәтелә.

17 августтан алып 16 октябрьгә кадәр республикада хайваннарда котыру чирен кисәтү ике айлыгы узды. Аның нәтиҗәләре турында без Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсенең ДБУ баш эпизоотологы Руслан Шакировтан белештек.
- Ике айлык барышында 95 сукбай эт һәм мәче тотылды, 53 төлке атылды. 4894 баш мөгезле эре терлек, 130 баш мөгезле яшь терлек, 6 баш ат, 1436 йорт эте һәм мәчесенә вакцинация ясалды. Котыруның төп чыганагы кыргый хайваннар булуын истән чыгармаска кирәк. Кешеләрнең һәм йорт хайваннарының әлеге чирне йоктыруын булдырмас өчен билгеле бер саклык чараларын үтәргә, кыргый һәм сукбай хайваннар белән элемтәгә кермәскә, кешеләргә үзләрен генә түгел, йорт хайваннарын да сакларга, аларга вакытында котыру чиренә каршы вакцина ясатырга кирәк.
- Хайванда котыру чирен ничек белергә була?
- Котыру чиренең бүгенге көндә төрле клиник билгеләре бар. Күп очракта хайванның үзен тотышы гадәттәгечә булмый. Ул сүлпән яки курыккан кыяфәттә булырга мөмкин, үзе генә кырыйда йөри, яктылык һәм тавыш аны ярсыта. Кешенең аңа ярдәм итәргә теләвенә каршы хайван агрессия күрсәтергә һәм тешләргә дә мөмкин. Хуҗада хайванының сәламәтлегендә аз гына шик туса да, тизрәк ветеринар клиникасына мөрәҗәгать итеп, тәҗрибәле белгечтән котыруга каршы прививка ясатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев