Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында клип төшерделәр фото

Безнең Кама Тамагы районы табигате искиткеч матур, шуңа күрә дә ул күпләрне сокландыра, үзенә җәлеп итә. Юкка гына аны "Татарстан энҗесе" дип атамыйлар. Арча егете, талантлы яшь җырчы, көйләр иҗат итүче һәм аларны башкаручы Фәрит Низамиев шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигыренә язылган "Насыйп яр" җырын төшерү өчен нәкъ менә безнең районны...

Безнең Кама Тамагы районы табигате искиткеч матур, шуңа күрә дә ул күпләрне сокландыра, үзенә җәлеп итә. Юкка гына аны "Татарстан энҗесе" дип атамыйлар.

Арча егете, талантлы яшь җырчы, көйләр иҗат итүче һәм аларны башкаручы Фәрит Низамиев шагыйрә Шәмсия Җиһангирова шигыренә язылган "Насыйп яр" җырын төшерү өчен нәкъ менә безнең районны сайлады. Ике көн дәвамында телевидение егетләре һәм җырчының иҗат төркеме Лобач, Южная Околица күренешләрен үз эченә алган клипны төшерделәр. Клипта шулай ук әби-бабай ролендә район үзәгендә яшәүче, агымдагы елда Алтын туйларын билгеләп үткән Рафика һәм Әлхап Хәйруллиннар төште. Фәрит Низамиев башкаруындагы бу клипны райондашлар телевизордан октябарь аенда күрә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев