2016 елда Татарстан Республикасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге субъектларын федераль статистик күзәтү уздырылачак.
Аңа түбәндәге субъект категорияләре керә: коммерцияле корпоратив оешма булып саналучы юридик затлар; юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән кулланучылар кооперативлары; индивидуаль эшмәкәр сыйфатында дәүләт регистрациясе үткән фермер хуҗалыклары башлыклары; юридик белеме булмаган,...
2016 елда Татарстан Республикасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшмәкәрлеге субъектларын федераль статистик күзәтү уздырылачак.
Аңа түбәндәге субъект категорияләре керә: коммерцияле корпоратив оешма булып саналучы юридик затлар; юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертелгән кулланучылар кооперативлары; индивидуаль эшмәкәр сыйфатында дәүләт регистрациясе үткән фермер хуҗалыклары башлыклары; юридик белеме булмаган, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы физик затлар; индивидуаль эшмәкәрләр сыйфатында дәүләт регистрациясе үткән һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән затлар.
Тоташ күзәтүнең беренчел статистик мәгълүматлары эшмәкәрләр тарафыннан берничә формада тәкъдим ителә.
МП (микро)-натура формасы - "2015 ел өчен индивидуаль эшмәкәрләр һәм микропредприятиеләр продукциясен җитештерү турында мәгълүмат". Мәгълүматны тапшыру срогы - 2016 елның 26 гыйнвары.
МП-сп формасы - «2015 ел өчен кече предприятиеләр эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүматлар». Тапшыру вакыты - 2016 елның 1 апреленә кадәр.
№ 1 эшмәкәр формасы - "2015 ел өчен шәхси эшмәкәр эшчәнлеге турында мәгълүматлар". Тапшыру вакыты - 2016 елның 1 апреленә кадәр.
Нет комментариев