Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында изгелекле эшләр эшләнә

Бар инде ул игелекле кешеләр. Шуларга рәхмәтемне белдерәсе килә. Безнең Бәрлегуҗа авылы зираты тирәсе капкасына керү юлы озак еллар бик начар хәлдә торды. Язын, көзен пычрак чакларда озын балтырлы резин итекләр белән генә үтәргә була иде. Үлем-китем кояшлы, коры көннәрне генә көтеп тормый бит ул. Каберләрне карап - чистартып тәртиптә...

Бар инде ул игелекле кешеләр. Шуларга рәхмәтемне белдерәсе килә. Безнең Бәрлегуҗа авылы зираты тирәсе капкасына керү юлы озак еллар бик начар хәлдә торды. Язын, көзен пычрак чакларда озын балтырлы резин итекләр белән генә үтәргә була иде. Үлем-китем кояшлы, коры көннәрне генә көтеп тормый бит ул. Каберләрне карап - чистартып тәртиптә тоту тиешле. Якын кешеләрнең рухларына дога кылырга читтән кайтучылар төрле чакларга туры килә. Ә зират эченә керү мең бәла булды. Авыл халкы төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп карады, хәтта премьер-министрга чаклы хат юлланды. Бәлки аның да боерыгы булгандыр, безнең үтенечкә колак салучы булды. Быел яздан, ниһаять, эш кузгалды. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең элеккеге җитәкчесе Рифат Вәлиев үзе эшләгән чагында дамба өйдергән иде. ДРСУ бүлеге җитәкчесе Рамил Ганьятуллин, Апас ДРСУ начальнигы Сергей Барсаков таш салып, асфальт җәйдерде. Буадан "Мосстрой" бригадасы булышты, су агарга улак ясалды. Валерий Селящев, тракторчы («Кама Тамагы» АХП), район үзәгеннән эшмәкәр Наил Сиразаев, олы яшьтәге Борис Афонин, авылдаш Исфат Төхфәтуллинның булышлыгын да әйтергә кирәк. Хәзер зиратка туфлидән үтәргә була. Шуңа авыл халкының күңеле тынычланды. Яхшы эш сөендерә шул. Ярдәм кулы сузучыларның кайберләрен әйтеп тә бетермәгәнмендер, игелекле гамәл искерми, изгелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, диләр бит. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын. Гозеребезне үтәүчеләргә мең рәхмәт.

Редакциядән: Әүхәт абый үзе дә бу игелекле эштә башлап йөрүче, ул зиратка капка ясаган, мәчеткә дә ишек куйдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев