Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында ике “Җәяүлеләр юлы” билгесе урнаштырылды

Эшчеләр Карл Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә, Совет урамында Җиңү паркы янәшәсендә юл билгеләре куйды. Эшнең үтәлешен Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Яруллин контрольдә тотты. - К.Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә хәрәкәт көчле, өстәвенә биредә юл аркылы мәктәп укучылары да йөри, - ди ЮХИДИ инспекторы Николай Воробьев. -...

Эшчеләр Карл Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә, Совет урамында Җиңү паркы янәшәсендә юл билгеләре куйды. Эшнең үтәлешен Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Яруллин контрольдә тотты.
- К.Маркс һәм Комаров урамнары киселешендә хәрәкәт көчле, өстәвенә биредә юл аркылы мәктәп укучылары да йөри, - ди ЮХИДИ инспекторы Николай Воробьев. - Шуңа күрә монда әлеге юл билгесе урнаштыру кирәк иде. Ул машина йөртүчеләрне сак булырга чакыра, җәяүлеләргә юл аша чыгу кагыйдәләре турында искә төшерә. Тиздән язгы каникуллар, һава торышы да яхшы. Урамда саф һава сулар өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә парктан машина юлына чыкканда сак булу турында онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев