Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында игелек ункөнлеге

Быел инвалидлар ункөнлеге барышында халыкның бу катламына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән күп чаралар үткәрелә. 1-10 декабрьдә район торак пунктларында "Син үзең генә түгел" акциясе үткәрелгән. -Аның бурычы- инвалид балаларның өйләренә барып хәлләрен белешү",- ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. -Акция барышында торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, проблемалар ачыклана, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә...

Быел инвалидлар ункөнлеге барышында халыкның бу катламына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән күп чаралар үткәрелә. 1-10 декабрьдә район торак пунктларында "Син үзең генә түгел" акциясе үткәрелгән.


-Аның бурычы- инвалид балаларның өйләренә барып хәлләрен белешү",- ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина. -Акция барышында торак-көнкүреш шартлары тикшерелә, проблемалар ачыклана, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм планлаштырыла. Шулай ук балаларга бүләкләр бирелә.

-Социаль хезмәткәрләрдән тыш бу акциядә тагын кемнәр катнаша?

-Акциядә район җирлек башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр катнаша. Шулай ук ункөнлек кысаларында хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика карары белән өч һәм аннан күбрәк инвалид балалары булган гаиләләргә кер юу машиналары тапшырыла. Узган җомгада мондый бүләк Тәмте авылында яшәүче күп балалы Зөһрә Шивәлиева гаиләсенә бирелде. Шивәлиевларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина белән бардык. Хәзерге вакытта гаиләдә 5 балигъ булмаган бала тәрбияләнә, шуларның өчесе инвалид. Кер юу машинасы гаилә хуҗалыгына зур ярдәм булыр дип өметләнәбез, аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев