Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында гражданнар кабул итү графигы

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең туган көненә карата Кама Тамагы муниципаль районында шәхси сораулар буенча гражданнар кабул ителә. Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәгать 8.00-9.00 - "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, 9.00-10.00 - Кама Тамагы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча ПФР идарәсе җитәкчесе...

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең туган көненә карата Кама Тамагы муниципаль районында шәхси сораулар буенча гражданнар кабул ителә.

Партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә сәгать 8.00-9.00 - "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, 9.00-10.00 - Кама Тамагы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча ПФР идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, 10.00-11.00 - нотариус Тәскирә Әхмәтҗанова, 11.00-12.00 - "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ләйлә Зәйнуллина, 13.00-14.00 - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, 14.00-16.00 - ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов гражданнар кабул итә.
Кама Тамагы штп җирле үзидарә бинасында сәгать 14.00-16.00 - "Кама Тамагы штп" МБ башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин һәм җирле үзидарә депутатлары Светлана Суворова, Сергей Митрошин, Илдар Берхеев, социаль яклау идарәсе һәм Пенсия фонды идарәсендә сәгать 14.00-16.00гә кадәр социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдиновка шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бу көнне барлык авыл җирлекләрендә график нигезендә сәгать 14.00-16.00дә гражданнар кабул ителә.
Куйбышев Затон штпда сәгать 14.00-15.00дә өстәмә рәвештә ПФР вәкиле Дамирә Хөснетдинова һәм социаль яклау идарәсе вәкиле Лидия Гыйзетдинова кабул итү үткәрә. Алар ук сәгать 15.00-16.00 Тенеш штп һәм Уразлино авыл җирлегендә дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев