Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында гамьсезлек бетәрме?

Кайвакыт безгә чисталык саклау мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлау җитми һәм бер-беребездә тәртипкә ихтыяҗ күпме генә тәрбияләргә тырышсак та, кызганыч, арабызда гамьсез хуҗалар да бар. Газета аша күп тапкыр мәгълүмат бирүгә, җирлек башлыклары, участок полиция хезмәткәрләре алып барган аңлату эшләренә һәм административ чараларга карамастан, элеккечә төзекләндерү өлкәсендә закон бозучылар...

Кайвакыт безгә чисталык саклау мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлау җитми һәм бер-беребездә тәртипкә ихтыяҗ күпме генә тәрбияләргә тырышсак та, кызганыч, арабызда гамьсез хуҗалар да бар.


Газета аша күп тапкыр мәгълүмат бирүгә, җирлек башлыклары, участок полиция хезмәткәрләре алып барган аңлату эшләренә һәм административ чараларга карамастан, элеккечә төзекләндерү өлкәсендә закон бозучылар чыгып тора. Соңгы комиссия утырышында ТР КоАП 3,6 маддәсе буенча Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокта һәм Яшелчә авылында яшәүчеләргә кагылышлы 3 административ эш каралды. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар кисәтү һәм штраф формасында административ җаваплылыкка тартылды. Үз торакларыбызда без чисталык һәм тәртип урнаштырырга тырышабыз, ә урамда ничек булса да ярый кебек тоела: иске техника, төзелештән калган чүп-чар, металл калдыклары чыгарып ташлана. Без чисталык-тәртип турында штраф салгач кына уйлана башлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев