Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында гаепләнүчеләр белән нинди кисәтү эшләре алып барыла

РФ җәзаларны үтәтү кодексы буенча гаепләнүчеләрнең психологик ярдәмгә хокуклары бар. Әлеге эш ТР буенча ФКУ №1 Россия УФСИНның Кама Тамагы районы филиалында җәзаларны үтәтү инспекциясенең психологик тәэмин итү бүлеге психологы Евгений Григорьев тарафыннан оештырыла. Безнең районда гаепләнүчеләр белән нинди кисәтү эшләре алып барылу турында Евгений Владимирович сөйли: - Кама Тамагы...

РФ җәзаларны үтәтү кодексы буенча гаепләнүчеләрнең психологик ярдәмгә хокуклары бар. Әлеге эш ТР буенча ФКУ №1 Россия УФСИНның Кама Тамагы районы филиалында җәзаларны үтәтү инспекциясенең психологик тәэмин итү бүлеге психологы Евгений Григорьев тарафыннан оештырыла. Безнең районда гаепләнүчеләр белән нинди кисәтү эшләре алып барылу турында Евгений Владимирович сөйли:


- Кама Тамагы районында миңа елына уртача 40 гаепләнүче белән эшләргә туры килә. Кешене аңлау, төзәлергә ниятен бәяләү өчен мин психодиагностика үткәрәм, психопортрет төзим һәм һәр гаепләнүче белән аерым эш ысулы сайлыйм. Төркем белән башкарыла торган шөгыльләр дә бар.

- Гаепләнүчеләрнең ниндиләре аеуча катлаулы төркемгә керә?

- Аеруча авыр төркемнәр бар. Аларны мин аерым контрольгә алам. Болар нигездә рецидивка һәвәс кешеләр.

Кайвакыт кеше күңеленә үтеп керү шактый авыр була, бигрәк тә аның җинаять юлына беренче генә басуы булмаса. Тест нәтиҗәләре буенча гаепләнүченең психологик портреты төзелә. Әлеге портрет гаепләнүчене нормаль тормышка кайтару өчен дөрес юнәлеш сайлауда ярдәм итә.

Быел гаепләнүчеләр төркеме белән әңгәмә, алкоголь бәйлелектән һәм психотроп матдәләр кулланып шәхеснең үзгәреш кичерүе һәм әхлакый яктан түбән тәгәрәве темаларына гаепләнүчеләр белән кисәтү эшләре видеоматериаллар файдаланып үткәрелде. Күп очракта шәхеснең әлеге үзгәреше җинаятькә этәрә. Җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучы гаепләнүчеләрнең күбесе җинаятьне нәкъ менә исерек хәлдә кылган.

Евгений Григорьев Идел аръягы зонасының сигез районына хезмәт күрсәтә. Һәр районда ул кварталга бер була. Шуңа күрә үз-үзеңне аңлау, төзәлү, нормаль тормышка кайтуны бәяләү мөмкинлеген гаепләнүчеләргә кулдан ычкындырмаска кирәк.

Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре гаепләнүчеләрне тө-зәтүгә, җәмгыятькә яраклашуларына һәм аларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны даими үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев