Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында ел буенча 134 юл-транспорт һәлакәте булган, 1500гә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

Үткән чәршәмбедә ТР министрлар кабинетында ЮХИДИның 2015 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды. ТР Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы, юл хәрәкәте иминлеге буенча ТР хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафуров ЮХИДИның эш нәтиҗәләренә бәя биреп, юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимемәве өчен ТР дәүләт автоинспекциясен тәнкыйтьләде. Видеоконференциядән соң көч структуралары киңәшмәсе булды, анда район...

Үткән чәршәмбедә ТР министрлар кабинетында ЮХИДИның 2015 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды.


ТР Министрлар Кабинеты аппараты башлыгы, юл хәрәкәте иминлеге буенча ТР хөкүмәт комиссиясе рәисе Шамил Гафуров ЮХИДИның эш нәтиҗәләренә бәя биреп, юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимемәве өчен ТР дәүләт автоинспекциясен тәнкыйтьләде. Видеоконференциядән соң көч структуралары киңәшмәсе булды, анда район комиссиясе рәисе Алмаз Сабирҗанов районыбыз юлларындагы юл хәрәкәте иминлеген контрольдә тоту буенча җаваплы затларга төгәл күрсәтмәләр бирде. Полиция бүлеге башлыгы Алексей Васильев мәгълүматлары буенча районыбыз территориясендә ел буенча 134 юл-транспорт һәлакәте булган. Машина йөртүчеләрнең руль артына аек булмаган хәлдә утыру очраклары да бар. Кайбер юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр төрле дәрәҗәдә имгәнеп зыян күргән. Балигъ булмаган велосипедчыны да бәрдерү очрагы бар. Узган ел өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 1500гә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - тизлек режимын бозу.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев