Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында балалар туклануы аерым контрольдә

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның "Егоза" шәхси балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның агулануы турындагы хәбәр шаулады. - Балалар учреждениеләрендә, шул исәптән мәктәпләрдә туклануны оештыру моның өчен җаваплы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең даими контролендә тотыла дип хәбәр итте район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Ләкин күрелгән төрле чараларга карамастан, белем бирү оешмалары...

Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның "Егоза" шәхси балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның агулануы турындагы хәбәр шаулады.


- Балалар учреждениеләрендә, шул исәптән мәктәпләрдә туклануны оештыру моның өчен җаваплы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең даими контролендә тотыла дип хәбәр итте район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Ләкин күрелгән төрле чараларга карамастан, белем бирү оешмалары кагыйдәләрне бозалар. Моның ахыры бик аяныч бетәргә мөмкин, берәр төрле хәл килеп чыккач кына түгел, бу турыда һәрчак истә тотарга кирәк. Сүз бит балаларның сәламәтлеге һәм гомере турында бара. Бу юнәлештә район прокуратурасы контрольдә тотучы органнар белгечләрен җәлеп итеп, даими тикшерүләр үткәрә. 2015 елгы анализ һәм прокурор тикшерүләре күрсәткәнчә, кайбер урындагы затлар "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында"гы федераль законның 39 маддәсе, РФның Дәүләт баш санитар табибының "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эш режимын урнаштыру, оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр" СанПиН нормативлары һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне раслау турында"гы карары таләпләрен тиешенчә үтәмиләр.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев