Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында 10 февральдә Келәнче һәм Кыртапа авылларында чираттагы гражданнар җыелышлары булып узды

Келәнче. Узган елгы эш йомгаклары һәм агымдагы елга билгеләнгән планнар турында тулы мәгълүмат белән җирлек башлыгы Дамир Кадыйров таныштырды. Ул үз чыгышын демографик хәлдән башлады. Узган ел җирлектә бер бала да тумаган, бер никах та теркәлмәгән, 9 кеше үлгән. Төзекләндерү планында шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юлларга вак таш җәелгән,...

Келәнче. Узган елгы эш йомгаклары һәм агымдагы елга билгеләнгән планнар турында тулы мәгълүмат белән җирлек башлыгы Дамир Кадыйров таныштырды. Ул үз чыгышын демографик хәлдән башлады. Узган ел җирлектә бер бала да тумаган, бер никах та теркәлмәгән, 9 кеше үлгән.
Төзекләндерү планында шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юлларга вак таш җәелгән, чишмәләр, күпер төзекләндерелгән, авылда яңа һәйкәл төзелгән, Бәкидә яңа мәчет салганнар, авыл кибетенә капиталь ремонт үткәрелгән, телефон кабельләре алыштырылган, югары тизлекле интернет үткәрелгән.
Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм МЧС җитәкчелеге ярдәме белән ЗИЛ-131 маркалы яңа янгын сүндерү машинасы алынган.
Дамир Габделхәй улы авыл халкына үзсалым акчасы җыюда аңлап, ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Агымдагы елда да референдум уздырганда тулы күләмдә җыюга өмет белдерде.
- Шунысы шатлыклы, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек баш саны арта,- дип билгеләде җирлек башлыгы. - Бу гаилә бюджетына өстәмә керем бирә. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 218 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 86 башы сыерлар, 3 ат бар. АХП терлек азыгы белән тәэмин итә. Фермер Рамил Сафин сыерлар, дуңгызлар асрый, ике аты бар. Күпләр умартачылык белән шөгыльләнә, бүгенге көнгә җирлек территориясендә 250дән артык умарта оялары бар.
Ул шулай ук социаль-мәдәни объектлар эшенә дә тукталды.
Үз чыгышы ахырында Дамир Габделхәй улы һәм авыл халкы авылны төзекләндерүдә күрсәткән сизелерлек ярдәме өчен Павел Лохановка рәхмәт белдерде.
"Кама Тамагы"АХПның Келәнче бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Ишмиев үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге күрсәткечләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Һава шартларының коры килүе сәбәпле бөртеклеләрдән түбән уңыш җыеп алынган, гектарыннан уртача 15,3 центнер.
Бүгенге көнгә биредә 707 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, терлек азыгы җитәрлек әзерләнгән, сөтне узган ел белән чагыштырганда күбрәк савалар. 25 баш тана сатып алып группа булдырганнар. Җир пайлары хисабына ашлык, печән, салам һәм башка продуктлар бирелгән.
Җирлектәге криминоген хәл белән полициянең участок уполномоченные Илмаз Вәлиев таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш икътисадчысы Равил Дәминов авылда яшәүчеләргә дәүләт ярдәме программалары турында мәгълүмат бирде.
Залдан әйтелгән сорауларга җаваплар бирелде.
Чыгышларга район башлыгы Павел Лоханов йомгак ясады. "Җитәкчеләр эшен бәяли белүегезне ишетү сөенечле", - диде ул. Авылда яшәүчеләрне алда торган референдумда актив катнашырга чакырды, ахырдан шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.
Кыртапа. Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин башкарылган эшләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтте: ике авылда да авыл эчендәге юллар, зиратлар, су колонкалары, Кыртапа авылында күпер, мәчет бинасы, һәйкәл төзекләндерелгән. Урамнарны яктырту эше алып барылган, каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнашытыру полигоны тәртипкә китерелгән, 560 төп агач утыртылган. Кыртапада яңа мәчет ачылган.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев