Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагын юксынып

Кама Тамагы районы Ишем авылында туып үскән, хәзерге вакытта Чибәркүлдә яшәүче Нурислам Айбулатовның туган ягы турында шигырьләре. Яшьлек хыялларым - Бәхетлеме? - диеп сораучыга Ничек әйтергә дә белмәдем. Бәхет илен - яшьлек хыялларын Мин күкләрдән эзләп йөрмәдем: Беренчесе - еракларга китү, Каялыгын белмим, тик - читкә. Чит җирләрнең бөтен капкалары...

Кама Тамагы районы Ишем авылында туып үскән, хәзерге вакытта Чибәркүлдә яшәүче Нурислам Айбулатовның туган ягы турында шигырьләре.


Яшьлек хыялларым

- Бәхетлеме? - диеп сораучыга

Ничек әйтергә дә белмәдем.

Бәхет илен - яшьлек хыялларын

Мин күкләрдән эзләп йөрмәдем:

Беренчесе - еракларга китү,

Каялыгын белмим, тик - читкә.

Чит җирләрнең бөтен капкалары

Ачык кебек иде бәхеткә.

Икенчесе - тормыш юлын узу,

Яшьтән сөеп алган яр белән.

Тармаклары нәсел агачымның

Миңа үрнәк булган дип беләм.

Тагын берсе - иркен өйдә яшәү,

Бала-чага белән бергәләп.

Бик бәләкәй өйдә үскәнлегем

Хыялыма булгандыр сәбәп.

Иң зурысы - кешелекле булу.

Кайда торсам, кайда йөрсәм дә,

Намусымны пычратмыйча яшәү

Бу дөньяда - үзем исәндә.

Хыялларның үре җирдә булган,

Ул үрләрнең үттем күпләрен.

Бәхет илен - яшьлек хыялларын

Мин барыбер ташлап китмәдем.

Якташларга

Туган илдән килгән хат-хәбәрләр

Минем өчен шатлык, юаныч.

Авыр чакта берегезгә бәлки,

Шигырьләрем булыр таяныч.

Дәрәҗәләр шөһрәт өчен түгел,

Кирәк түгел әлләниләр дә.

Саф хисләрем кайтып ераклардан

Кунак булсын сезнең өйләрдә.

Сөйләшсеннәр, киңәшсеннәр бергә,

Күптер әле уртак фикерләр.

Иделемә килеп Урал таудан

Тау ягына салам күперләр.

Тау ягының маягы

Читкә китеп барган кемнәрнеңдер

Кыен хәтта телен аңлавы.

Син үстердең мине тыйнак итеп,

Шулай калдым, Кама Тамагы.

Тәм табарга эштән син өйрәттең,

Эшләп яшим әле хәзер дә.

Күңел тарткан эшне эзләп табам,

Куллар тартылмыйлар әзергә.

Аң-белемгә ачкыч биргән идең

Мәктәпләргә йөргән чагында.

Яшем арткан саен шуны сизәм -

Уку кирәк икән тагын да.

Намус орлыкларын тирән чәчтең

Яшьлегемдә минем күңелгә.

Мин бүген дә сабый бала кебек

Карап торган чакта Иделгә.

Үскәнсең син, шәһәргә тиң булып

Ямьләнгәнсең, Кама Тамагы.

Яшә шулай - уңышларга иреш,

Тау ягының бул син маягы!

Туган ягым Кама Тамагы

Яр өстендә - Кама Тамагы,

Ярдан түбән - Идел дәрьясы.

Дулкын уйный, дулкын шаяра,

Дулкын белән килә уйныйсы.

Уң ягымда - Кама Тамагы,

Сул ягымда - Идел дәрьясы.

Идел суы ага таралып,

Идел булып килә агасы.

Һәр иртәдә Кама Тамагын

Нурга күмә Идел дәрьясы.

Кошлар сайрап көнне уята,

Кошлар булып килә сайрыйсы.

Ике гашыйк елга кушылган.

Диңгезгә тиң суның дәрьясы.

Туган ягым Кама Тамагы

Язлар булып килә кайтасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев