Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы үзәгендә яшәүче сугыш ветераны саллы юбилеен горур каршылый

Узган шимбәдә район үзәгендә яшәүче өлкән кешеләрнең берсе, сугыш ветераны, эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәре Хәким Галиуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле юбилярны котларга элекекеге хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, күршеләре җыелган иде. Россия Президенты Владимир Путин котлавын муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин укыды, ул юбилярны район җитәкчелеге исеменнән...

Узган шимбәдә район үзәгендә яшәүче өлкән кешеләрнең берсе, сугыш ветераны, эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәре Хәким Галиуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле юбилярны котларга элекекеге хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, күршеләре җыелган иде. Россия Президенты Владимир Путин котлавын муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин укыды, ул юбилярны район җитәкчелеге исеменнән котлап бүләк тапшырды. Хәким Кәрим улын партияләр дә игътибарсыз калдырмады. Пенсионерлар партиясе исеменнән аны Гашыйк Гыйниятуллин, КПРФ җирле бүлекчәсе секретаре Исфан Вәлиев тәбрик итте. Исфан Ильяс улы юбилярга «И. В. Сталин тууының 130-еллыгын билгеләп үтү уңаеннан» КПРФ Үзәк комитеты Президиумы истәлек медале тапшырды.
Полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин элеккеге хезмәттәшенә Республика ЭЭМ министры Артем Хохорин исеменнән «ТР буенча ЭЭМда яхшы хезмәт өчен» күкрәк билгесе тапшырды. Хәким Кәрим улы белән бергә эшләгән полиция бүлеге хезмәткәрләре аны тормышындагы күркәм вакыйга белән котларга килгән иде.
Өч баласы, оныклары, туганнары аңа зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган теләкләрен җиткерде. Алар тырышлыгы белән катнашучыларның барысы өчен дә чын бәйрәм оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X