Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Затон штпда иң яхшы эшчеләр яши

28 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы "ТР предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшьләр союзы" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен үткәрелә торган яшь эшчеләр һәм машина төзүче белгечләр арасында "Иң яхшы белгеч" һөнәри осталык буенча республика бәйгесе уздырылды. Бәйге яшьләрдә төп эшче белгечлекләренең абруен арттыруга, аларга...

28 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы "ТР предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшьләр союзы" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә ел саен үткәрелә торган яшь эшчеләр һәм машина төзүче белгечләр арасында "Иң яхшы белгеч" һөнәри осталык буенча республика бәйгесе уздырылды.


Бәйге яшьләрдә төп эшче белгечлекләренең абруен арттыруга, аларга карата кызыксыну уятуга, җитештерү культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Ул 5 төрле белгечлек буенча үткәрелде: токарь, фрезерчы, слесарь, электр белән эретеп ябыштыручы, тимер кисү буенча инженер-технолог. Әлеге категориядәге белгечләрнең яше 29 яшьтән дә артмаска тиеш иде.

Безнең район бу бәйгедә беренче тапкыр катнашты. "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ААҖ генераль директоры Наил Вазыйхов бәйгене хуплап, анда катнашу өчен кулдан электр белән эретеп ябыштыручы Алексей Бобровны җибәрде.

Бәйгенең практик өлешендә катнашучылар тәкъдим ителгән материаллардан сызым буенча деталь ясарга, теория өлешендә сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең катнашучы 15 команда арасында бишенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев