Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Яшелчә авылыннан Кәүсәрия һәм Илсур Сабировлар 50 ел бергә тигезлектә яшиләр

Гаилә - бәллүр савыт кебек, аны сакларга, кадерен белергә кирәк. Сакласаң, еллар үтә барган саен ул тагын да матуррак ялтырый, ә кадерен белмәсәң, төшә дә ватыла. Шуңа күрә дә бу сикәлтәле тормыш юлын зур сабырлык, түземлек белән үтеп, шатлык-кайгыларын уртаклашып яшәгән парлар аеруча ихтирамга, игътибарга лаек. Агымдагы елда алтын туйларын...

Гаилә - бәллүр савыт кебек, аны сакларга, кадерен белергә кирәк. Сакласаң, еллар үтә барган саен ул тагын да матуррак ялтырый, ә кадерен белмәсәң, төшә дә ватыла. Шуңа күрә дә бу сикәлтәле тормыш юлын зур сабырлык, түземлек белән үтеп, шатлык-кайгыларын уртаклашып яшәгән парлар аеруча ихтирамга, игътибарга лаек.
Агымдагы елда алтын туйларын билгеләп үткән Сабировлар гаиләсе әнә шундый парларга керә.

Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә хезмәт яраталар, авылдашлары белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшиләр.
Кәүсәрия апа тумышы белән Олы Салтык авылыннан. Язмыш кушуы буенча 16 яше тулгач, аларның гаиләсенә әбисе янына Кече Салтыкка күченергә туры килә. Олы Салтык мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, "Ирек" күмәк хуҗалыгында бозаулар карый. Тормыш иптәше Илсур абый Яшелчә авылыннан, Антоновка мәктәбенең 7 сыйныфын бетергәч, тракторчы-шофер белгечлекләренә укый һәм тракторга утыра. Яшьләр авылның кичке уенында танышалар.
"Кәүсәрия бик чая кыз иде, кечкенә генә буйлы булса да, аны күрми калу мөмкин түгел иде, - дип елмая Илсур абый. - Мин аңа бер күрүдә игътибар иттем, ике ел дуслашып йөргәннән соң гаилә кордык».
"Өйләнешкәч, кайнанам белән бергә яшәдек. Мондый әйбәт хатынның килене булуым өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Кайнанам Миңнегаян бик чиста, оста куллы иде, мине күп нәрсәгә өйрәтте. Өч балабызны үстерергә дә булышты", - дип рәхмәт сүзләре белән искә ала аны Кәүсәрия апа.
Беренче көннәрдән үк гаилә үзара аңлашып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Илсур абый озак еллар механизатор, Кәүсәрия апа сыер савучы булып эшли. Аларның икесенең дә гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык. Авылдашлары, күршеләре Сабировлар гаиләсе турында уңай фикердә.
Әңгәмәбез барышында Кәүсәрия апа шифоньердан челтәр бизәкле ак ефәк шәл һәм сәйлән белән чигелгән түбәтәй чыгарды. "Болар - юбилеебызга район башлыгы бүләге, - дип горурлык белән әйтеп куйды ул. - Район Сабан туенда тапшырдылар, онытмаулары өчен рәхмәт".
"Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?" - дигән сорауга гаилә башлыгы Илсур абый: "Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре башкалар алдында да, үзара да ачык, самими булырга тиеш. Матди байлык кына түгел, күңел байлыгын да бәяли белү мөһим. Тормыш булгач төрле хәл була. Шатлыгын да, кайгысын да бергә уртак итеп яшәргә, тормыш иптәшеңә хөрмәт белән карарга кирәк",- дип җавап бирде.
"Гаиләдә тынычлык һәм иминлек булса, йорт мәшәкатьләре шатлык кына китерә. Кем әйтмешли, эшләп беркемнең дә үлгәне юк әле", - дип өсти Кәүсәрия апа.
Сабировлар хуҗалыгында татар халкына хас булган чисталык-пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан Илсур абый белән Кәүсәрия апа дөньяда барган хәлләрдән хәбәрдар, һәрвакыт хәрәкәттә. Мал-туар асрыйлар. Ял көннәрендә балаларын, яраткан оныкларын шатланып каршы алалар.
«Барлык гаиләләр дә шулай мәхәбәттә-хөрмәттә, аңлашып озак яшәсеннәр, картлык көннәрен тигезлектә бергә каршыласыннар», - диделәр алар әңгәмә ахырында. Алар белән аралашудан матур тәэсирләр калды. Үзләре тыйнаклар, зинһар безне артык мактап язмагыз, дип тә сорадылар. Олы хисләрегез алга таба да яшәү өчен көч, күңел көрлеге, бәхет чыганагы булсын сезгә, хөрмәтле юбилярлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев