Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Яшелчә авылы турында

Кешеләр белән дә охшаш алар дигән уй килә. Бай кызына охшаш авыллар бар - бай, җитеш, киң урамлы, төрле төстәге йортлар. Оялчаннары бар - соры һәм моңсу, өйләре дә күзгә ташланып тормый. Бар сәрхүш авыллар - өйләре теләсә ничек кыек урнашкан, хуҗабикә авыллар бар - җыйнак, чиста-пөхтәләр. Ә менә кечкенә...

Кешеләр белән дә охшаш алар дигән уй килә. Бай кызына охшаш авыллар бар - бай, җитеш, киң урамлы, төрле төстәге йортлар. Оялчаннары бар - соры һәм моңсу, өйләре дә күзгә ташланып тормый. Бар сәрхүш авыллар - өйләре теләсә ничек кыек урнашкан, хуҗабикә авыллар бар - җыйнак, чиста-пөхтәләр. Ә менә кечкенә генә Яшелчә авылы - серле, ягымлы тыйнак татар кызы кебек.


Авылга кергәндә үк матур күренешкә тап буласың: ул агачлар үскән ике калкулык арасыннан агучы Идел яры буенда урнашкан. Авылда тормыш үз җаена ага: кемдер мал-туар тирәсендә кайнаша, безгә - авылга килеп кергән таныш булмаган кешеләргә карап калалар, урман да "Бу - минем авылым" дип әйтә төсле, авыл кешеләре кызыксынып ягымлы гына исәнләшә. Урамнар биредә зур түгел, берничә йорттан тора. Әле тегендә, әле монда юлларга җәелгән вак таш күзгә чалына. Ә менә авыл чишмәсе авылның үзе кебек кабатланмас. Чишмә чыккан урыннан торба аша чиста су кечкенә буага ага. "Су бездә үзенчәлекле, тәмле, татлы. Чишмә бөтен авылны туендыра", - диләр авыл аксакаллары. Күп еллар элек кечкенә авыллар көннәрендә чишмәне төзекләндерү өчен юкка гына көрәшмәгәннәр алар. Чишмәне чистарталар, төзекләндерәләр. Бүген чиста, саф сулы чишмә челтерәп, көзге сары яфраклар белән капланган буага агып төшә. Буа янында басып, авылның матурлыгы белән хозурланып торганда уйга каласың, ничек шулай Яшелчә авылы халкы җай гына яши белә, кунакларны ачык елмаеп каршы ала? Кызганыч, мондый кечкенә авыллар картаеп баралар. Үз йөзе һәм кабатланмас матурлыгы булган авыллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев