Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы яшәүче 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

Зал ишеген ачуга яшьләр һәм аларның ата-аналары бәйрәм мохитына килеп керделәр. Тантаналы музыка һәм матур бизәлеш тә моңа сәбәпче булды. Тормышларындагы әһәмиятле документны алырга килгән егет һәм кызларны дулкынлану биләп алды. Чара ЗАГС органнары оешуның 98 еллыгына багышланган иде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова балаларны Россия Федерациясе гражданины паспорты алулары...

Зал ишеген ачуга яшьләр һәм аларның ата-аналары бәйрәм мохитына килеп керделәр. Тантаналы музыка һәм матур бизәлеш тә моңа сәбәпче булды. Тормышларындагы әһәмиятле документны алырга килгән егет һәм кызларны дулкынлану биләп алды.

Чара ЗАГС органнары оешуның 98 еллыгына багышланган иде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова балаларны Россия Федерациясе гражданины паспорты алулары белән котлады.
- Бүген сез өлгергәнлек чорына аяк басасыз, бу бәйрәм шул уңайдан сезнең өчен оештырылды. Биредә 14 ел элек сезгә тормышыгыздагы иң беренче документ - туу турында таныклык бирелгән иде. Кеше тормышындагы барлык вакыйгалар паспортка туплана, язмышыгыздагы үзгәрешләр символы булып хезмәт итә, ул һәрчак сезнең белән.
Паспортлар тапшырганчы яшүсмерләр кечкенә генә викторинада катнашты. Мәктәп укучылары имтиханны яхшы үтте һәм барлык сорауларга да җавап бирделәр.
Тантаналы чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, ТР буенча Россия УФМС Кама Тамагы районы территориаль пункты җитәкчесе Роза Хисамова катнашты.
- Паспорт - теләсә кайсы дәүләтнең иң әһәмиятле документларының берсе. Ул гражданлыкны раслый, димәк, сез Россия Федерациясе гражданины хокукына гына ия булмыйсыз, сезгә аның язмышын хәл итүгә дә хокук бирелә,- диде Газинур Әүхәт улы.
Роза Салих кызы укучыларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырып, тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән тәбрик итте. Ул паспорт кагыйдәләре, аны алыштыру сроклары, паспортны вакытында алыштырмаган өчен җаваплылык турында аңлатты.
- Бу "кызыл китапчык" абруй һәм статус кына түгел, ул сезнең өлгергәнегезне раслаучы документ һәм сезнең җәмгыять, Ватан каршында зур җаваплылыгызны да раслый.
Тантаналы чарадан соң укучылар туу һәм үлү турында таныклык, никахларны теркәү һәм аерылышу, аталыкны билгеләү, уллыкка яки кызлыкка алу, шулай ук исем алыштыру турында ЗАГС органнары төзегән актларның беренче данәләре сакланучы ЗАГС бүлеге архивында булдылар. Елена Халикова ярдәмендә теләгән һәркем шул актлар белән таныша алды, бу балаларда зур кызыксыну уятты.
Илебезнең яшь гражданнары зур горурлык хисе белән кунаклар белән фотога төште, ә аннан соң кулларында үзләренең беренче документларын РФ гражданины паспортын тотып, рухланып һәм илһамланып залдан чыгып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев