Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы вәкилләре көзге ярминкәдә

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә башкаланың Киров районында безнең район вәкилләре сәүдә итте. Безнең хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм райпо сатуга ашлык, сыер һәм дуңгыз ите, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләрдән - кәбестә, кишер, суган, чөгендер, бәрәңге, шулай ук икмәк һәм камыр ризыклары алып барды....

Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә башкаланың Киров районында безнең район вәкилләре сәүдә итте.

Безнең хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм райпо сатуга ашлык, сыер һәм дуңгыз ите, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләрдән - кәбестә, кишер, суган, чөгендер, бәрәңге, шулай ук икмәк һәм камыр ризыклары алып барды. Барысы бергә 1 млн.140 мең сумлык тәкъдим ителгән продуктларның барысы да сатылып бетте диярлек. Калада яшәүчеләрдә икмәк һәм камыр ризыкларына, шулай ук яшелчәләргә ихтыяҗ зур булды. Тәкъдим ителгән продуктларның барысы да сатып алучылар өчен кулай бәядән. Хәзер кышка бәрәңге һәм яшелчәләр дә сатып ала башладылар. Бу безнең районның өченче ярминкәсе. Бер атнадан соң шимбә көнне каматамагылылар шәһәргә халык сораган продуктларны тагын алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев