Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы ветеринария хезмәте кисәтә

Районыбыз территориясенә законсыз рәвештә терлекчелек продуктлары һәм терлекләр кертү куркыныч инфекцияле авырулар барлыкка китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә район ветеринария берләшмәсенең төп бурычларының берсе - сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч терлекчелек продуктларын кертүгә юл куймау. Хәлне контрольдә тоту өчен нинди чаралар күрелүе турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир...

Районыбыз территориясенә законсыз рәвештә терлекчелек продуктлары һәм терлекләр кертү куркыныч инфекцияле авырулар барлыкка китерүче сәбәпләрнең берсе булып тора.

Шуңа күрә район ветеринария берләшмәсенең төп бурычларының берсе - сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч терлекчелек продуктларын кертүгә юл куймау. Хәлне контрольдә тоту өчен нинди чаралар күрелүе турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев сөйли.
- Терлекләр һәм терлек челек продуктларын законсыз кертү - ул хуҗалык җитәкчесенең терлекләр һәм терлекчелек продуктларын район ветеринария хезмәте белән килешмичә генә кертүе һәм карантин чаралар үткәрмәве.
Аеруча куркыныч һәм карантинлы авырулар таратуны кисәтү максатыннан республика һәм район ветеринария хезмәте тарафыннан базарларда, күпләп сатып алу базаларында, эшкәртүче предприятиеләрдә һәм сәүдә оешмаларында терлекчелек продуктларын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча ветеринар-санитар контроль алып барыла.
Быел май аенда Олы Карамал авылында Волгоград өлкәсеннән законсыз бруцуллез, ящур, инфекцияле эпидидимитка каршы прививка ясалган сарыклар кайтартылу очрагы ачыкланды. Бу республика территориясендә кәҗә-сарыкларда була торган бруцуллез авыруы таралу куркынычы барлыкка китерә. Ул кешеләр сәламәтлеге өчен дә зыянлы. Безнең республикада кешеләргә һәм терлекләргә әлеге төр авыруларга каршы прививка ясалмый. Шуңа күрә Кама Тамагы районы ветеринария хезмәте вакытында чара күрде һәм 73 баш сарык кире Волгоград өлкәсенә җибәрелде.
Районыбыз имин һәм инфекцияле авырулардан сакланган булсын өчен барлык ветеринар-санитария чараларын үтәргә кирәк. РФның башка төбәк һәм районнарыннан терлекләр һәм терлекчелек продуктлары кертү район ветеринария хезмәте белән килешеп башкарылырга тиеш. Терлекләрне, терлекчелек продуктларын законсыз керткән очракта материаллар прокуратура органнарына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев