Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр

Кама Тамагы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмне үткәрүне Марина Александровна Булатова җитәкләгән 6нчы сыйныфка йөкләдек. Үткән ел, сценарийда күбрәк баланы катнаштыру максатыннан чыгып, укучылар үзләре яңа персонажлар уйлап тапкан һәм аларны рус телле балаларга тапшырган булсалар, быел игътибарны төрле уеннарга юнәлттек. Укучылар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, тамашачыларыбыз - башлангыч сыйныфлары...

Кама Тамагы урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәмне үткәрүне Марина Александровна Булатова җитәкләгән 6нчы сыйныфка йөкләдек.


Үткән ел, сценарийда күбрәк баланы катнаштыру максатыннан чыгып, укучылар үзләре яңа персонажлар уйлап тапкан һәм аларны рус телле балаларга тапшырган булсалар, быел игътибарны төрле уеннарга юнәлттек. Укучылар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, тамашачыларыбыз - башлангыч сыйныфлары һәм мәктәбебез каршындагы балалар бакчасының ике төркеме белән төрле мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр оештырып, нәниләргә тәмле күчтәнәчләр тараттылар. Соңыннан, гадәттәгечә, казанда пешкән ботка һәм шифалы чәй белән сыйландылар...

Кыш та узар, яз да үз урынын алыр. Игеннәр генә мул, дөньялар гына тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев