Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаган, МИ-8 вертолетында күкне иңләүче очучы-штурман Артем Таҗетдинов

Әгәр сез максатыгызны төгәл билгелисез һәм аңа ирешү өчен барысын да эшлисез икән, ышаныгыз, хыялыгыз тормышка ашачак, - дип сөйли Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаган, МИ-8 вертолетында күкне иңләүче очучы-штурман Артем Таҗетдинов. - Артем, син тормышыңны авиация белән кайчан бәйләргә булдың, моңа сине нәрсә этәрде? - Авиация белән кызыксыну балачактан...

Әгәр сез максатыгызны төгәл билгелисез һәм аңа ирешү өчен барысын да эшлисез икән, ышаныгыз, хыялыгыз тормышка ашачак, - дип сөйли Кама Тамагы урта мәктәбен тәмамлаган, МИ-8 вертолетында күкне иңләүче очучы-штурман Артем Таҗетдинов.

- Артем, син тормышыңны авиация белән кайчан бәйләргә булдың, моңа сине нәрсә этәрде?
- Авиация белән кызыксыну балачактан ук барлыкка килде, күктә очучы лайнерны күреп, күп төрле сораулар туа иде: "Бу ничек мөмкин? Ни рәвешле техника күктә оча ала? Тимер кошлар белән идарә итә алучы кешеләр кемнәр алар?" Бу сораулар миңа тынгы бирмәде.
Бервакыт дус малайлар белән футбол кырында йөргәндә без түбән очучы самолетны күреп, тубыбызны ташлап, аңа таба йөгердек. АН-2 самолеты пилотлары безне бортка дәшеп, аның ничек очуын аңлаттылар, ләкин артык яшь булуыбыз сәбәпле аэродинамика безнең өчен бик аңлаешлы түгел иде, аның каравы очучы буласы килү теләге туды.
Берничә атнадан безнең поселокка вертолет төште. Аның һавада ничек эленеп торуын, күккә күтәрелүен һәм күтәрелү-утыру полосасы булмаган мәйданчыкка төшеп утыра алуын күреп, мин аның авиациядә мөһимлеген аңладым. Шулвакыт мине: "Кем булырга? Вертолет очучысымы, әллә самолетныкы булыргамы? --дигән икеләнүле уйлар биләп алды. Ләкин бер нәрсәне ачык аңладым: язмышымны авиация белән бәйлиячәкмен.
- Укырга кергәндә нинди кыенлыклар булды? Бу һөнәргә физик яктан ничек әзерләнергә кирәк?
- Мәктәпне тәмамлаганда очучылар училищесы абитуриентларына нинди таләпләр булуын мин инде белә идем. Табиблар тикшерүе комиссиясен үтү өчен сәламәтлек яхшы булырга тиеш, психологик диагностика узу өчен психологик яктан нык булырга кирәк, нормативлар тапшыру өчен югары дәрәҗәдә физик әзерлекле булу, БДИ тапшырганда тиешле күләмдә балл җыярга кирәк. Шуңа күрә дә мин сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бардым, спорт секцияләренә йөрдем, яхшы белем алырга тырыштым. Үз алдыма максат куеп, документларымны бары бер җиргә - очучылар училищесына гына тапшырдым. 2013 елда Саратов өлкәсенең Краснокутск очучылар училищесына укырга кердем һәм курсант булдым.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев