Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы участок инспекторына – яңа машина

Сентябрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгы полиция участок инспекторларына республика ярдәме программасы буенча республиканың полиция бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа машина тапшырылды. - Участок инспекторлары арасыннан үзен яхшы яктан күрсәткәннәрен, кисәтү һәм оператив эш ягыннан югары күрсәткечләргә ия булганнарын сайлап алдылар,- ди Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. - Безнең...

Сентябрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгы полиция участок инспекторларына республика ярдәме программасы буенча республиканың полиция бүлекләре хезмәткәрләренә 50 яңа машина тапшырылды.

- Участок инспекторлары арасыннан үзен яхшы яктан күрсәткәннәрен, кисәтү һәм оператив эш ягыннан югары күрсәткечләргә ия булганнарын сайлап алдылар,- ди Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. - Безнең бүлекчәдән шундый хезмәткәр - Марат Садруллин. Нәкъ менә ул Казанга барды, тантаналы шартларда аңа яңа машина ачкычы тапшырылды. Районыбызга биш полиция участок уполномоченные хезмәт күрсәтә, алар барысы да яхшы хәлдәге транспорт белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев