Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мин һәм минем балам” исеме астында әдәби-музыкаль чара үткәрелде

17 декабрьда Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мин һәм минем балам" исеме астында әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Бәйрәмгә 6 сыйныф укучыларының әниләре: Фәния Миңнеҗанова, Рәзилә Хәйретдинова, Илмира Хәйруллина, Илсөяр Мостафиналар килгән иде. Чара 4 бүлектән торды. "Үзем турында үзем" бүлегендә һәр укучы үзләренең гаиләләре белән таныштырды. "Әниеңне таны",...

17 декабрьда Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мин һәм минем балам" исеме астында әдәби-музыкаль чара үткәрелде.


Бәйрәмгә 6 сыйныф укучыларының әниләре: Фәния Миңнеҗанова, Рәзилә Хәйретдинова, Илмира Хәйруллина, Илсөяр Мостафиналар килгән иде. Чара 4 бүлектән торды. "Үзем турында үзем" бүлегендә һәр укучы үзләренең гаиләләре белән таныштырды.

"Әниеңне таны", "Әни - гөл" бүлекләрендә безнең белән бергә әниләр дә актив катнашты. Кунакка 5 сыйныф укучыларын чакырган идек. Бүлекләр арасында матур җырлар башкардык.

Бәйрәм ахырында һәрберебез әниләргә багышлап чын йөрәктән чыккан, иң матур сүзләрен җиткерде. Чәй табыны артында тәмле-тәмле пешкән ризыклардан авыз иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев