Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы штпда үзсалым программасы буенча барлыгы 150 мең сум акча җыелды

Авыл җирлекләренең үзсалым программасы буенча актив эшләүләре турында без берничә тапкыр яздык инде. Бу уртак эшнең нәтиҗәсе - төзекләндерелгән юллар, чиста урамнар, һәйкәлләр, зиратлар - гомумән алганда, авылларыбызның тышкы күренеше сизелерлек үзгәрә. Әмма зур поселокларда яшәүчеләр бу программага кушылырга ашыкмый. - Бүгенге көнгә Кама Тамагы штпда үзсалым программасы буенча барлыгы...

Авыл җирлекләренең үзсалым программасы буенча актив эшләүләре турында без берничә тапкыр яздык инде. Бу уртак эшнең нәтиҗәсе - төзекләндерелгән юллар, чиста урамнар, һәйкәлләр, зиратлар - гомумән алганда, авылларыбызның тышкы күренеше сизелерлек үзгәрә.

Әмма зур поселокларда яшәүчеләр бу программага кушылырга ашыкмый.
- Бүгенге көнгә Кама Тамагы штпда үзсалым программасы буенча барлыгы 150 мең сум акча җыелды, - ди поселок башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин. - Ягъни, район үзәгендә яшәүче һәр алтынчы кеше программага кушылган. Бу акча, республика тарафыннан дүрт тапкыр арттырылса да гражданнар җыелышында билгеләнгән эшләрнең берсен генә дә ахыргача башкарып чыгара җитми. Бездә халыкның күпчелеге уртак эшкә кушылырга ашыкмый.
Вакыт аз калып бара. Акча республика тарафыннан артып поселок бюджетына кайтсын өчен без аны март ахырына кадәр җыеп бетерергә тиеш. Бары шул вакытта гына уйланылган эшләр тормышка ашырылачак.
Хөрмәтле поселок халкы! Агымдагы елда авыллар һәм поселоклар өченче тапкыр үзсалым программасында катнаша. Ә без икенчесен дә җыя алмыйбыз. Һәркайсыбыз матур һәм төзек поселокта яшәргә тели. Әйдәгез, поселогыбызны тагын да матурландырыйк, бу безнең көчебездән килә.
9 марттан һәркем үзсалым буенча 300 сум акчаны шәһәр җирлеге бинасында эшләүче белгечләргә тапшыра яки "АК Барс" банкы аша түли ала. Үзең белән паспорт алып килергә кирәк, квитанция банкта бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев