Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы штпда яшәүче Илгиз Рәхим улы Вафин 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Үзенең тормыш юлы турында Илгиз Рәхим улы Вафин тарихчыларга хас булганча ашыкмыйча, тәфсилләп сөйли. Ул Балтач авылында туган, 30 нчы еллар ахыры - 40 нчы еллар башында Украинада узган балачагын яхшы хәтерли, Казан хәрби училищесын тәмамлаган әтисе, хәрби кеше буларак, Киев хәрби округында хезмәт итә, һәм алар гаиләсе башка хәрби...

Үзенең тормыш юлы турында Илгиз Рәхим улы Вафин тарихчыларга хас булганча ашыкмыйча, тәфсилләп сөйли. Ул Балтач авылында туган, 30 нчы еллар ахыры - 40 нчы еллар башында Украинада узган балачагын яхшы хәтерли, Казан хәрби училищесын тәмамлаган әтисе, хәрби кеше буларак, Киев хәрби округында хезмәт итә, һәм алар гаиләсе башка хәрби кешеләрнең гаиләләре белән Ахтырка дигән торак пунктта яши.

1941 елда башланган сугыш зур илнең тыныч тормышына үз төзәтмәләрен кертә. Сугыштан алган беренче тәэсир - фронтка китеп баручы солдатлар маршы. Әнисе кайтканны көтеп утыручы кечкенә Илгиз аларны тәрәзәдән карап кала. Завод торбасы өстеннән очкан дошман самолетларын да тәрәзәдән күреп ала ул - тимер юл станциясен бомбага тоталар. Беркөнне Илгиз өенә кайтып кергәндә кулына өчпочмаклы солдат хаты тоткан әнисе елап утыра - Киев янында барган көрәштә әтисе һәлак булган. Шулай итеп әнисе биш бала белән ялгыз кала. Бомбалар яву дәвам итә һәм хәрбиләрнең гаиләләрен тылга җибәрергә дигән карарга киләләр. Вафиннар гаиләсе Казанга кадәр поездда озын юл үтеп, аннары Кирельскийга кадәр пароход белән әбиләре яшәгән Балтач авылына кайтып төшә. Бу авыр ачлык еллары була. Шундый көннәрнең берсендә 1942 елда көтмәгәндә бусагада әтисе пәйда була. Ул яраланып госпитальгә эләккән, ләкин ни сәбәпледер, үлгәннәр исемлегенә кертелгән. Очрашу шатлыгы озакка сузылмый - әтиләре яңадан фронтка озатыла һәм 1944 елда гаиләгә аның Венгриядә һәлак булуы турында хәбәр килә.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев