Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Рудник мәктәбе укучысы “Балалар иҗтимагый кабул итү” республика проектында катнашачак

Агымдагы елның июленнән ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Балалар иҗтимагый кабул итү" республика проектын тормышка ашыра башлады. Проект республика территориясендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләрне хокукый яктан агартуга, аларда актив тормыш һәм гражданлык позициясе формалаштыруга, уңай әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә, шулай...

Агымдагы елның июленнән ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил "Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Балалар иҗтимагый кабул итү" республика проектын тормышка ашыра башлады.

Проект республика территориясендә яшәүче балалар һәм яшүсмерләрне хокукый яктан агартуга, аларда актив тормыш һәм гражданлык позициясе формалаштыруга, уңай әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүгә, шулай ук аларның законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын яклау һәм гамәлгә куюга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бәйгенең сайлап алу нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар рейтингы башында Рудник мәктәбе укучысы Евгений Зотов тора, ул 20-23 ноябрьдә "Ялкын" ("Пламя") балалар сәламәтләндерү лагере базасында белем бирү сменасында катнашачак.
Анда хокукый, ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар, конфликтологиядән тренинг, мәдәни танып белү уеннары үткәреләчәк. Моннан тыш, балалар ТР юстиция министры Лариса Глухова, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина һәм, әлбәттә, ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина белән очрашу, аралашу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев