Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районында яшьләр көнен волейболчылар ачты

Беренче ярыш "Акчарлак" спорт комплексында 13.00дә башланды. Зур залда Кама Тамагы, Кирельск һәм Тенештән ике хатын-кызлар һәм ике ир-егетләр командасы очрашты. -Бу вакытта Югары Осланда пляж волейболы ярышлары бара, анда бездән ике команда китте,- ди спорт мәктәбе директоры Алаександр Кочетков.- Шуңа күрә биредә командалар күп түгел. Беренче уенда район үзәгенең...

Беренче ярыш "Акчарлак" спорт комплексында 13.00дә башланды.

Зур залда Кама Тамагы, Кирельск һәм Тенештән ике хатын-кызлар һәм ике ир-егетләр командасы очрашты.

-Бу вакытта Югары Осланда пляж волейболы ярышлары бара, анда бездән ике команда китте,- ди спорт мәктәбе директоры Алаександр Кочетков.- Шуңа күрә биредә командалар күп түгел.

Беренче уенда район үзәгенең яшьләр һәм МЧС командалары. икенче уенда Кирельск һәм Рудник мәктәпләре хатын-кызлар командалары катнашты.

-Безгә алда торган ярышлар турында оператив мәгълүмат җитеп бетми, - ди стажлы спортчы Жанна Бармашова.-Барлык ярышлар турында мәгълүматны "ВКонтакте"да, район яки район газетасы сайтында тапсак яхшы булыр иде. Шуңа ачу килә дә инде. Катнашу һәм җиңүдән канәгатьләнү булырга тиеш бит.

Нәтиҗәдә ир-егетләр арасында яшьләр командасы, кызлар арасында Рудник мәктәбе командасы җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X