Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районында Чакырылучы көне узды

Традиция буенча һәр көзге чакырылыш алдыннан Кама Тамагы районында Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылуына багышланган Чакырылучы көне уза. Үткән җомгада мәдәният йортында шушы көнгә багышланган чара булды. Зур булмаган концертка тиздән армия сафларына алынасы егетләр килгәннәр иде. Аларга өйләреннән, туган җирләреннән, кадерле һәм якын кешеләреннән бер елга аерылып торырга туры...

Традиция буенча һәр көзге чакырылыш алдыннан Кама Тамагы районында Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылуына багышланган Чакырылучы көне уза.


Үткән җомгада мәдәният йортында шушы көнгә багышланган чара булды. Зур булмаган концертка тиздән армия сафларына алынасы егетләр килгәннәр иде. Аларга өйләреннән, туган җирләреннән, кадерле һәм якын кешеләреннән бер елга аерылып торырга туры киләчәк. Аларның чын ир-егетләр булып кайтуларын өйләрендә зарыгып көтәчәкләр. Егетләрне армиягә озатырга әти-әниләре, дуслары, якыннары килгән иде.
Егетләргә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов "Сезнең тормышыгызның шундый мизгеле килеп җитте: сез хәзер Россия гражданнары гына түгел, Ватаныгызның тулы хокуклы хуҗалары да. Хәрби хезмәт- һәр яшь кешенең мактаулы, Сезгә хас энергия һәм энтузиазм белән лаеклы хезмәт итеп, Россия хәрбиләренең яхшы традицияләрен дәвам итүегезгә ышанам. Якыннарыгызның өметләрен аклагыз һәм "Ватанны саклаучылар исеменә лаек булыгыз".
Һичшиксез, егетләрнең әти-әниләре дулкынланалар һәм борчылалар. Нинди шәһәрдә хезмәт итәргә туры килер? Башка солдатлар белән мөнәсәбәтләре ничек булыр? Кайнар нокталарга эләкмәсләрме? Олы тормыш юлына чыгар өчен җитәрлек дәрәҗәдә көч, кыюлык, сәламәтлек һәм белем тупладылармы? Шушы һәм башка сорауларга хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев җавап бирде, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина егетләргә теләкләрен шигъри юлларга салып җиткерде, район чиркәвендә өлкән поп иерей Николай һәм район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин солдатларга хәер-фатихаларын бирделәр. Алар барысы да егетләргә җылы теләкләр теләделәр. Бөек Ватан сугышы ветераны Уртяков Николай Иванович һәм Әфганда хезмәт итүчеләр үзләре хезмәт иткән чактагы вакыйгаларны сөйләделәр, булачак солдатларга берничә киңәш бирделәр.
Бәйрәмне төрле бәйгеләр бизәде. Анда егетләр үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, моның өчен аларга муниципаль район администрациясе бүләкләр тапшырды. Музыкаль бүләк - район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев