Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районында 28 декабрь көнне территориаль иҗтимагый үзидарәләр ассоциациясе киңәшмәсе узды

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр әле күптән түгел - ике ел элек кенә барлыкка килде. Шушы кыска вакыт эчендә алар районыбыз торак пунктларында көнүзәк сорауларны хәл итүдә үзидарәнең мөһим звеносына әйләнде. ТИҮ халыкның үзаңын үстерүгә дә үз өлешен кертте. Алдан "Бер нәрсәдә дә эшем юк" дигән фикердә торсалар, хәзер күпләр күмәк эшләргә...

Территориаль иҗтимагый үзидарәләр әле күптән түгел - ике ел элек кенә барлыкка килде. Шушы кыска вакыт эчендә алар районыбыз торак пунктларында көнүзәк сорауларны хәл итүдә үзидарәнең мөһим звеносына әйләнде. ТИҮ халыкның үзаңын үстерүгә дә үз өлешен кертте. Алдан "Бер нәрсәдә дә эшем юк" дигән фикердә торсалар, хәзер күпләр күмәк эшләргә һәркем үз өлешен кертә ала, моның өчен тәкъдимнәр белән чыгарга һәм үз җиреңнең чын хуҗасы гына булырга кирәк дип уйлый. ТИҮ ассоциациясе рәисе Юрий Ильин ТИҮ җитәкчеләрен халык белән тыгыз эшләргә, төрле торак пунктлардагы иҗтимагый үзидарә активистларын үзара тупланган эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга чакырды. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов ТИҮ рәисләренә һәм шәһәр, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, урыннарда нәтиҗәле эшләргә, яңа инициативалар һәм тәкъдимнәр кертергә чакырды.
"Сез үзидарәнең нәтиҗәлелеген расларга тиеш, ә без үз чиратыбызда сезне ишетеп, халыкның яшәү сыйфатын яхшырту өчен бердәм эшләрбез", - диде ул. Шулай ук Павел Николаевич җирлек башлыклары һәм ТИҮ рәисләренең бердәм, аңлашып эшләүләре әһәмиятен билгеләде. Киңәшмәдә ТИҮ отчетларын һәм тәкъдимнәрен традициягә кергән МР башлыгы катнашында үткәрелгән гражданнар җыелышларында тыңларга дигән карарга килделәр. Һәркемгә билгеле республика үзсалым программасына кушылып, күп кенә кичектергесез мәсьәләләрне чишәргә була, биредә барлык гражданнар тарафыннан бу эшнең файдасын аңлауны һәм җирлек башлыкларының тотылган акчаларга тулы ачыклык бирүен тәэмин итәргә кирәк. Аннан соң ТИҮ рәисләре җирлекләрнең беренчел мәсьәләләрен күтәрде. Куйбышев Затон "Камышлы" ТИҮ рәисе Альмира Винникованы эчә торган суның сыйфаты борчый. Сөйки ТИҮ рәисе Павел Чередилин тагын бер кат сөйкилеләрнең "Чиста су" республика программасына керергә теләвен искә төшерде, тенешлеләр су чистартуны кайгырта, караталларны суүткәргечнең искерүе борчый. Осинникилылар өчен иң зур мәсьәлә булып - торак пунктка кадәр юл төзелеше тора.
"Бу мәсьәләләр район җитәкчелегенә яхшы таныш, хәзер без аларны чишү юлларын эзлибез, күпләре буенча турыдан-туры эш башланган. Барыбыз бергә бердәм булып поселокларыбызда һәм авылларыбызда тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә һәм мәсьәләләр киеренкелеген киметү өчен без барысын да эшләргә тырышырбыз", - дип ассызыклады МР башлыгы Павел Лоханов һәм территориаль иҗтимагый үзидарәнең башлап йөрүчеләренә аларның тынгысыз хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев