Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Яңа Сала авылында яшәүче Вәсилә һәм Нурулла Хәмидуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк

Бу юлы шушы авылда дөньяга аваз салып, аның чирәмнәрендә аунап, инешләрендә коенып булдыклы ир-ат булып үскән Хәмидуллин Нурулла Лотфулла улы һәм аның нык, тату гаиләсе белән очрашырга насыйп булды. Авылның калкурак урынына салынып, үзенең мәһабәтлеге, матурлыгы белән ерактан күренеп торган зур йорт аларныкы булып чыкты. Безне ишек төбеннән елмаеп каршы...

Бу юлы шушы авылда дөньяга аваз салып, аның чирәмнәрендә аунап, инешләрендә коенып булдыклы ир-ат булып үскән Хәмидуллин Нурулла Лотфулла улы һәм аның нык, тату гаиләсе белән очрашырга насыйп булды.


Авылның калкурак урынына салынып, үзенең мәһабәтлеге, матурлыгы белән ерактан күренеп торган зур йорт аларныкы булып чыкты. Безне ишек төбеннән елмаеп каршы алган хуҗабикә өй эченә узарга чакырды. "Нурулла абыегыз терлекләр карарга чыгып киткән иде", - диде ул. Күп тә үтмәде йорт-хуҗалык буенча көндәлек иртәнге эшләрен тәмамлап Нурулла абый да керде.

Ул Хәтирә һәм Лотфулла Хәмидуллиннарның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туа.

"1963 елны Яңа Сала мәктәбенә укырга кердем. Өлкән сыйныфларда Олы Кариледә белем алдым. 1973-1976 елларда Ерак Көнчыгышта чик саклау гаскәрләрендә Ватан алдындагы хәрби бурычымны үтәдем. Урта мәктәпне бетергәндә үк тракторист-машинист таныклыгы алып чыктым.

Хезмәт эшчәнлегем дә шушы һөнәремнән башланды. Кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгән идем, армиядә чакта да уйнадым. Шуңа күрә бераз клуб мөдире булып эшләп алырга туры килде",-дип безнең соравыбызга җавап итеп ул үзенең биографиясен сөйләп китте.

1979 елда Яңа Салада яңа машина-трактор паркы төзелә, аны гади халык телендә мастерской дип кенә атап йөртәләр. Ул вакытта "Яңа юл" колхозы рәисе Рәис Исмәгыйлев әлеге мастерскойны җитәкләргә техниканы үз иткән Нурулла абыйга куша.

1983 елда ул "Сельхозтехника" берләшмәсенең технологы вазыйфасында эшен дәвам итә.

Авыл хуҗалыгында куллана торган техникага запас частьләр табу аның көндәлек эшенә әверелә. Шулай ук ул машина, тракторларның техник хәлен дә күзәтеп тора, һөнәри телдә әйтсәк, диагностика үткәрә.

Үзенең белемен арттырырга дип Чистай совхозы техникумына укырга керә. 1987 елда технологларны бетерәләр, әмма, әлбәттә, техника өчен җаваплы кеше һәрвакыт кирәк була. Ул колхозның баш инженеры итеп билгеләнә. "Бөтен техника өчен, игенчелектә дә, терлекчелектә дә, хезмәт куркынычсызлыгы өчен дә җавап бирә идек. Бетмәс-төкәнмәс эш, мәшәкать инде. Күрше районнарга да, Казанга да, Иваново, Горький өлкәләренә дә тимер-томыр артыннан бара идек. Минем булышчым булып Гаделҗан Хәлиуллин эшләде. "Сельхозтехника" директоры Леонид Наумов бик яхшы җитәкче иде, һәрвакыт ярдәмгә килде", - дип дәвам итте әңгәмәдәшем.

Соңрак Нурулла Лотфулла улы "Кама Тамагы" агрофирмасында эшли, берникадәр вакыт Яңа Сала бүлекчәсен җитәкли. Тормыш иптәше Вәсилә апа белән алар 1978 елда тормыш коралар. Ул Буа ветеринар техникумын тәмамлап, Яңа Сала авылына ветеринар итеп билгеләнгән була.

"Балаларны үстерергә дә әти-әни булышты. Без Нурулла белән колхоз эшеннән кайтып керми идек. Кайнанам бик әйбәт булды, 33 ел бергә яшәдек. Урыны җәннәттә булсын" - дип сүзгә кушылды Вәсилә апа.

2012 елда зурайткан яңа йортларында бәйрәмнәрдә 30лап кеше җыела икән. "Ике яктан да туганнарыбыз күп. Аллага шөкер, барысы да яратып биредә җыелалар", - дип дәвам итте хуҗабикә. Кызлары Гөлүсәнең генә 4 ир баласы үсеп килә, уллары Нурдан да үз тормышын корып Казанда яши, ВУЗ тәмамлап башта төзелештә эшли, хәзер төзелеш фирмасын җитәкли, аларның кызлары үсеп килә. Туганнар бергә җыелган чакта, Хәмидуллиннар гаиләсе авылга файдалы эшләр турында да киңәшләшәләр. Улы эшләгән фирма мәчеткә капиталь ремонт үткәргән, түбәсен профнастил белән япканнар, эчен гипсокартон, вагонка белән тышлаганнар. Гыйбадәт йортының тәрәзәләрен яңартуда Насыйбуллин Рафаэль дә үз өлешен керткән. Җылылыкны 2010 елда шушы авылда туып-үскән Рәүф Миңнебаев керткән булган. Шулай итеп күмәк көч белән Яңа Саланың мәчете яңартыла. "Җомга намазларын яшь имам Айнур Сафин алып бара. Корбан ашларын да авыл белән бергә үткәрәбез",-диде Нурулла абый. Абыстай Фәния Вәлиева биредә бер төркем авыл мөслимәләренә белем дә бирә икән.

"Бар булган тормышыбыз өчен без Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. "Әзгә дә шөкер итегез, кызым, шулай булганда Раббыбыз арттырып бирер", - дип әни гел әйтә килде. Авыл тормышын яратып, эштән тәм табып яшәргә тырышабыз",- диде Вәсилә апа.

"Авылыбыз да матурлана, соңгы вакытта үзгәрешләр күп, урамдагы ак ташны үзегез дә күргәнсездер. Уртак көч куеп, авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев белән инешләргә басмалар ясаттык, күперләрне карап торабыз. Безнең авылга килеп башка берәү эшләмәс. Авылыбызны кайгырту - безнең бурыч", - дип сүзен йомгаклады территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурулла абый. "Авыл тормышын, фермаларда эшләүче апалар турында да языгыз әле", - дип үз киңәшләрен биреп безне озата чыкты ул.

Йорт алдына Нурулла абый бер яктан наратлар, бер яктан юкәләр утырткан. Вакыт узар, алар үсеп шаулап торырлар. Авылларыбызның язмышы, аның киләчәге Нурулла абый кебек чын хуҗалар булганда ышанычлы, өметле дигән уйлар белән без авыл белән хушлаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев