Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы прокуратурасы хәбәр итә

15 сентябрьдән Россия Федерациясенең административ суд эше кодексы гамәлгә керде (8 март, 2015 ел, №21 ФЗ). Хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килгән (дәүләт органнарының, урындагы затларның эшеннән, норматив актлардан канәгать булмыйча югары органнарга шикаять язу) ачык эшләрне карауның яңа тәртибе документлаштырылды. Бер үк вакытта ГПК РФ положениеләре (III бүлекчә, II бүлек) үз...

15 сентябрьдән Россия Федерациясенең административ суд эше кодексы гамәлгә керде (8 март, 2015 ел, №21 ФЗ). Хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килгән (дәүләт органнарының, урындагы затларның эшеннән, норматив актлардан канәгать булмыйча югары органнарга шикаять язу) ачык эшләрне карауның яңа тәртибе документлаштырылды.

Бер үк вакытта ГПК РФ положениеләре (III бүлекчә, II бүлек) үз көчен югалта. РФ административ суд эше кодексында билгеләнгәнчә югары юридик белеме булган гражданин гына бәхәсле норматив хокукый актлар турындагы административ эшләрне алып баруга хокуклы.
Гражданинның югары юридик белемен раслаучы документ административ дәгъва гаризасына куелырга тиеш (РФ КАС 126 маддәсе 1 өлеше, 4 пункты).
Шул документның булмавы дәгъваны туктату өчен нигез булып тора (РФ КАС 130 маддәсе).
РФ КАС 208 маддәсе 9 өлеше нигезендә, эштә катнашучы һәм югары юридик белеме булмаган гражданнар, эшләрне РФ КАС 55 маддәсендә каралган таләпләргә җавап бирүче вәкилләр аша алып бара. Тулысынча юридик хокуклы, опекада яки попечитель карамагында булмаган һәм югары юридик белемле гражданнар административ эш буенча судта вәкил була ала.
Федераль закон белән суд процессында катнашулары каралмаган судьялар, тикшерүчеләр, прокурорлар һәм башка затлар вәкил була алмый, әмма тиешле органнар вәкилләре һәм законлы вәкилләр сыйфатында суд процессында аларның катнашуы искәрмә булып тора.
Гадел хөкем чыгаруга булышлык күрсәтүче затлар шушы эштә катнашучыларның вәкиле була алмый.
Вәкилләр судка белемнәре турындагы, шулай ук статус һәм вәкаләтләрен раслаган документлар китерергә һәм аларны административ дәгъва гаризасы белән бергә бирергә тиеш.
Шулай ук административ суд эше кодексы белән норматив хокукый актны дәгъвалау турында административ дәгъва буенча алдан саклану чарасы кертелә.
Аерым алганда, 211 маддә нигезендә суд шушы категориягә кергән эшне караганда административ дәгъвачыга карата дәгъва белдерелгән норматив хокукый акт яки аның положениеләрен куллануны тыю кебек алдан саклану чарасы кулланырга хокуклы. Башка төрле алдан саклану чаралары куллану рөхсәт ителми.
Моннан тыш, РФ КАС 210 маддәсе нигезендә карау вакытына гамәлдә булган норматив хокукый актларга гына дәгъва белдерергә мөмкин. 216 маддәт дә гадиләштерелгән тәртиптә норматив хокукый актларга дәгъва белдерү мөмкинлеге каралган.
Югары юридик көчтәге норматив хокукый актлар суд тарафыннан гамәлдән чыгарылган булса, аларга нигезләнгән яки алардан чыгарылган норматив хокукый актларны дәгъвалау турындагы административ эшләр дә шул тәртиптә карала.
Суд шулай ук карарларның мотивация һәм резолюция өлешенә практикада кулланганда, дәгъва белдерелгән норматив хокукый актлар яки аның аерым положениеләре аның аңлатмасына туры килмәве күрсәтмәсе кертергә мөмкин.
(РФ КАС 215 маддәсе 3 пункты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев