Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Олы Кариледә Авыл көне бәйрәме узды

«Бер күрешү - үзе бер гомер", - дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, очрашып сөйләшкәндә үткән гомернең күпме истәлекләре яңара. Авылларда бергә җыелу, туганлык, дуслык җепләрен ныгыту өчен Авыл көннәре үткәрү матур традициягә керде. Шундый күңелле чара безнең Олы Кариле авылында да булып үтте. Бу матур кичә авылыбыз якташлар җәмгыяте...

«Бер күрешү - үзе бер гомер", - дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, очрашып сөйләшкәндә үткән гомернең күпме истәлекләре яңара.


Авылларда бергә җыелу, туганлык, дуслык җепләрен ныгыту өчен Авыл көннәре үткәрү матур традициягә керде. Шундый күңелле чара безнең Олы Кариле авылында да булып үтте. Бу матур кичә авылыбыз якташлар җәмгыяте әгъзалары, бүгенге көндә Әлки районы Базарлы Матак төбәгендә көн күрүче Гөлсинә апа Дәүлиева һәм Казан шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Әлфия апа Сафина инициативасы, шулай ук авылдашлар тырышлыгы белән үтте.
Зур бәйрәмгә әзерлек Гөлсинә апа һәм аның гаиләсе тарафыннан оештырылган авылыбызның тәмле сулы чишмәсе - "Әпкә инешен" төзекләндерүдән башланып киткән иде. Хәзер инде чишмәбез саф суы белән генә түгел, ә яңа корылган манарасы белән дә ерактан үзенә җәлеп итеп тора, янында гына аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән бакчасы да бар. Авыл көне бәйрәме дә нәкъ менә бу инешне тантаналы рәвештә ачу белән башланды: авылыбыз мулласы Коръән уку йоласын башкарды, чибәр кызларыбыз беренчеләрдән булып чишмәдән су алды.
Кичә Олы Кариле мәдәният йортында чәй табыны артында дәвам итте, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тәнзилә апа Галимҗанова авылыбызның барлыкка килүе, халыкның тормыш-көнкүреше, биредән чыккан күренекле шәхесләр турында тарихи фактлар китереп җентекләп сөйләде.
Бәйрәм барышында авылның иң өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләре Хәдия апа Касыймова һәм Миңнегали абый Габбасов билгеләп үтелде, аларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
Авыл яшьләре арасында бүгенге көндә бала бишеге тирбәтүче гаиләләр дә юк түгел. Әле яңа гына мәктәп мөгаллимәсе Зөһрә апа һәм аның тормыш иптәше Радик абый Гыйзетдиновлар гаиләсендә дә бишек җыры яңгырый башлады. "Олы Кариле" ачык акционерлык җәмгыятендә бозау караучы булып эшләүче Вәсимә апа Галимҗанова исә өч кызына иптәшкә дүртенче кызын алып кайтты. Хезмәтләре белән республикабызда да танылган фермерлар Мансур абый һәм Сания апа Галимҗановларның кызы Алинә, шатлык өстенә шатлык өстәп, тәүге сабыена гомер биргән. Аларны тәбрикләү йөзеннән шулай ук бүләкләр тапшырылды.
9 бала тәрбияләп үстергән Роза апа Заһирова һәм 8 бала анасы Венера апа Зыятдиноваларның балалары сәхнәгә менеп, газизләренә рәхмәт әйтеп баш иде, бүләкләр тапшырды.
Күптән түгел гөрләтеп туй иткән Нурисә һәм Зөлфәт Гайнуллиннарга авылдашлар бәхетле тигез тормыш теләде.
Авылыбызга ерак төбәкләрдән, күрше авыллардан килен булып төшеп оя корган, балалар үстереп, олы тормыш юлына очырган, хәләлен бакыйлыкка озаткан, ләкин нигезнең утын сүндерми яшәүче киленнәребез дә телгә алынды.
Игътибар үзәгендә һәркем өчен үрнәк гаилә Рәмзия апа һәм Ирек абый Гатиннар булды. Авылыбыз күрке булып, 55 ел парлы гомер кичергән әлеге гаилә тату яшәү серләре белән бүлеште.
Бәйрәмебезнең бизәге - Татарстанның атказанган артисткасы Фәнзилә апа Әхмәдиева булды. Авылдашларыбыз Теләче төбәгеннән Алсу апа Әхмәтҗанова -Дәүләтшина, Казаннан Рәмзия апа Гатауллина - Идиятуллиналар күңелдәге хисләрен җыр аша җиткерде. Гөлшат апа Мифтахова, Ләбибә апа Әхмәтҗановалар исә сагыну сәламнәрен үзләре язган шигырь юлларына күчереп алып кайткан иде.
Авылдашларның тагын бер күмәк изге гамәле - зират рәшәткәсен яңарту. Авылыбызның күренекле ханымнары Зөлхәбирә апа Шакирова, Инзилә апа Хөсәенова һәм Тәскирә апа Әкбәровалар бу эшне оештыруга алынды. Бәйрәмдә аларга Коръән китабы бирелде. Зөлхәбирә апа үзенең үтә дә моңлы тавышы белән, тамашачыларның күңел кылларын тибрәтеп, мөнәҗәт әйтте.
Бу матур кичәдә авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән күп авылдашлар, якташлар билгеләнде.
Әйе, дөрестән дә, мондый матур бәйрәмнәр үткәрелеп торганда, буыннар бәйләнеше дәвам итүең, туганлык һәм туган җиргә ярату хисе артканын тоясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев