Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында балалар өчен Сабан туе үткәрелде

12 июнь көнне Олы Кариле мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Россия көне уңаеннан балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Сабан туеның инициаторы пенсионер-укытучы, тарихчы Кәримуллин Риф Хәлил улы булды. Сабан туеның төп призлары булган Әтәч һәм Куянны да ул әзерләде. Сабан туеның иганәчеләре сатучылар Зәйтүнә Нәбиуллина, Резедә Гыйниятуллина, Фирая Кәримуллина, мәдәният хезмәткәрләре...

12 июнь көнне Олы Кариле мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Россия көне уңаеннан балалар өчен Сабан туе үткәрелде.


Сабан туеның инициаторы пенсионер-укытучы, тарихчы Кәримуллин Риф Хәлил улы булды. Сабан туеның төп призлары булган Әтәч һәм Куянны да ул әзерләде. Сабан туеның иганәчеләре сатучылар Зәйтүнә Нәбиуллина, Резедә Гыйниятуллина, Фирая Кәримуллина, мәдәният хезмәткәрләре Венера Зыятдинова, Илсур Кәримуллин, әти-әниләр, кунаклар булды. Бәйрәм программасында ат чабышлары, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, тәм-томнар кисү каралган иде. Ураза ае барганны искә алып Сабан туе башланыр алдыннан ветераннар Советы рәисе Ирек Гаяз улы Гатин укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итеп азан әйтте. Риф Кәримуллин Конституциянең әһәмияте хакында кыскача аңлатма биреп үтте. Балалар милли уеннарның барлык төрләрендә дә актив катнашты, аларга һәр ярыштан соң бүләкләр таратылды. Сабан туе мәйданы өч сәгать буе төрле уеннар, җыр, бию, музыка тавышыннан гөрләп торды. Төп приз - Куян Казаннан кайткан кунак егете Азаматка, ә әтәч Самирәгә бирелде. Балаларның да, аларның әти-әниләренең дә, кайткан кунакларның да күңеле булды. Сабан туен оештыруда үзләренең өлеш керткән "Яшьлек" группасы солистлары Илнар Идрисов, Адилә Сөнгатуллина, Эльвира Гыйниятуллина, Гөлинә Зыятдиновага, барлык катнашучыларга, бәйрәмне үткәрүгә өлеше кергән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев