Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Кече Карамал авылында балалар Сабан туе үткәрелде фото

Ялыктыргыч, озын уку елы артта калды. Бөек Тукай язганча эш беткәч, уйнарга да ярый. Шәһәр балалары да авылга ашкынып кайта. Үз агымына барган авыл тормышы җанлана, балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп тора. Узган атнада, әнә шундый җәйге матур көннәрнең берсендә Кече Карамал авылында балалар Сабан туе үткәрелде. Авыл мәдәният йорты каршындагы...

Ялыктыргыч, озын уку елы артта калды. Бөек Тукай язганча эш беткәч, уйнарга да ярый. Шәһәр балалары да авылга ашкынып кайта. Үз агымына барган авыл тормышы җанлана, балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп тора.

Узган атнада, әнә шундый җәйге матур көннәрнең берсендә Кече Карамал авылында балалар Сабан туе үткәрелде. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка иртәдән үк балалар агылды. Иң кечкенәсе - Даниярга ике яшь, аны дәү әнисе Диләфрүз алып килгән. Мәйданчыкта яңгыраган күңелле җитез көйгә биергә тырыша. Балалар барысы да программада каралган барлык уеннарда актив катнаштылар, бүләкләр алдылар. Аларның куанычы йөзләренә чыккан. Үзләре җыр, бию, шигырь сөйләргә дә осталар. Чыгышлары соклану уятты. Талантлы балалар үсеп килә. Соңыннан Лилия апалары пешергән тәмле ботка белән сыйландылар. Бәйрәмне оештыручылар һәм спонсорлары да булган Лилия Гыйльмуллина, Гөлнур Гыйззәтова, Зөһрә Рәхимовага.
Зур рәхмәтләрен җиткереп, Сабан туеннан канәгать булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев